Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балигъ булмаганнарга алкоголь сату ниләр белән яный

Алкогольне балигъ булмаганнарга саткан өчен сатучыларны административ һәм кайбер очракларда җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр.

Гомуми күләмгә карата спирт күләме 0,5 %тан артык булган продукция - алкогольле санала. Алкогольле продукция исемлегенә аракы һәм башка спиртлы эчемлекләр, шәраб, шәраб эчемлекләре, сыра һ.б. керә.
Шунысын да әйтергә кирәк, балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сатуны чикләү турындагы законда алкогольсез сыра, куас, шулай ук кымыз һәм тан эчемлекләре кебек әче сөт (кисломолочные) продуктлары алкогольле дип күрсәтелмәгән. 
Балигъ булмаган сатып алучыларга спиртлы эчемлекләр саткан өчен нинди җәзаларга тартылу хакында Административ хокук бозулар турындагы кодекста (14.16 ст.), шулай ук Җинаять кодексында (151.1 ст.) язылган.
Димәк, бу - спиртлы эчемлекләрне яшүсмерләргә саткан кешеләргә, товар җибәрүче затларга моның өчен административ һәм, хәтта, җинаять җаваплылыгы да яный, дигән сүз. Алар арасында: бер шешә сыра, аракы яки спирт күләме 0,5 % булган башка эчемлекләрне сатучылар; сатучыга җаваплылык турында хәбәр итмәгән кибет директорлары; алкоголь сатуны (шул исәптән балигъ булмаган гражданнарга да) гамәлгә ашыручы юридик затлар (фирмалар).
«Административ хокук бозулар турында»гы РФ Кодексының 14.16 статьясында (2.1 п.) балигъ булмаганнарга алкогольле продукцияне ваклап сату өчен (әлеге гамәл өчен җинаять җаваплылыгы каралмаган очракта), гражданнарга 30 меңнән 50 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - 100 меңнән 200 мең сумга кадәр; юридик затларга - 300 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр күләмдә адм. штраф салу каралган, дип билгеләнгән.            
Балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр саткан өчен җинаять җаваплылыгына тартылу әлеге гамәл берничә тапкыр кабатланганда яный.    
Күп кенә сәүдә нокталарының хуҗалары киштәләргә «18 яше тулмаган затларга алкогольле продукцияне сату тыела» дигән наклейкалар ябыштыра. Балигъ булмаганнарга алкогольле эчемлекләр саткан өчен җәзага тартылмас өчен, сатучылар уяу булырга тиеш. Моннан тыш, сатучылар сатып алучылардан балигъ булуларын раслаучы документларны таләп итәргә хокуклы. Болар - паспорт, студент билеты яки машина йөртү таныклыгы булырга мөмкин. Әгәр дә әлеге документлар күрсәтелми икән, сатучы алкогольле товарлар сатудан баш тарта ала.
Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе.
Чистай территориаль органы
8-(84342)-5-49-85

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев