Бар кылган эше милләте өчен
Яңа ел бәйрәме көннәрендә безнең районда гына түгел, республикада да танылган хөрмәтле зат, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Зирекле авылында урнашкан Яңа Чишмә муниципаль районы халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Мидхәт Гариф улы Газыймов үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Евгений СТАРОВ
Олы яшьтә булуына да карамастан, Мидхәт ага көчле рухлы, үз эшенә чиксез бирелгән, һәр нәрсәгә гаять җаваплы каравы белән сокландыра, эшлисе эшләре дә әле бихисап. Әле менә Казандагы музей-мемориал директоры Михаил Черепанов белән берлектә "Вернуть долг Памяти" китабын дөньяга чыгарырга әзерлиләр. Бу китапта сугыш елларында Яңа Чишмә һәм Ямаш районнарыннан чакырылган - Бөек Ватан сугышында һәлак булган 7 меңнән артык кеше турында барлык мәгълүматлар да тупланган. Зирекле авылы тарихы турындагы (монда "Кичуй" колхозы тарихы язылачак) 4 нче китап өстендә эш дәвам итә.
Биш ел элек без Мидхәт Гариф улының тормыш юлы турында язып чыккан идек инде, шуңа да аның биографиясендәге кайбер моментларга гына тукталып үтәрбез. М.Г. Газыймов 1942 елның 2 гыйнварында авыр сугыш елларында туа һәм сугышка киткән әтисен - Гариф Газыйм улын күрү аңа насыйп булмый. Бары тик 2007 елда гына ул үзенең уллары белән Великие Луки районындагы авылларның берсендә әтисенең каберенә чәчәкләр кую бәхетенә ирешә. Әнисе Рахилә Нурулла кызы ялгызы гына 4 бала тәрбияләгән. Зирекле мәктәбен тәмамлаганнан соң, Мидхәт Гариф улы авылда электромонтер булып эшкә кала, аннан соң КДУга читтән торып укырга керә, армиядә хезмәт итә, ә армиядән кайткач, укуын дәвам итә һәм мәктәптә укытучы булып эшли. 1969 елда ул университетны тәмамлау турында диплом ала һәм туган ягы тарихы белән ныклап шөгыльләнә башлый. 1979 елда Зирекле мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары музее булдырыла, ә 1992 елда мәдәният министрлыгы әмере белән, ТРның Берләшкән дәүләт музее филиалы буларак, Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музее итеп үзгәртелә. 1998 елдан бирле музей аерым бинада, монда 1800дән артык экспонат җыелган, шуның 300дән артыгы өйдә тукылган эскәтерләр, 80нән артык декоратив сөлгеләр. Музей оештырылганнан бирле җирле авторларның 17 китабы дөнья күргән, ә юбиляр үзе 4 - бәетләр китабы, авыл тарихы турында 3 китап чыгарган. Ел саен музейда 50гә якын чара, 160 лап экскурсия үткәрелә. Музей - Мидхәт Гариф улын рухландыручы, ул аның тормышы, анда эшләү аңа шатлык һәм рухи канәгатьләнү хисләре бирә.
Менә 46 ел инде Мидхәт Гариф улы хатыны Зәйтүнә Гафур кызы белән иңне-иңгә куеп, татулыкта гомер итәләр, бергәләп 5 бала тәрбияләп үстергәннәр, барысына да белем биргәннәр, хәзер 7 оныкларын тәрбияләшергә булышалар.
Намуслы хезмәтләре өчен М.Г. Газыймов бик күп мактаулар алган шәхес: 1970 елда актив пропаганда эше алып барган өчен В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә чыгарылган юбилей медале белән бүләкләнгән, ул Чистай районының Мактау кенәгәсендә һәм Мактау тактасында да урын алган. 1999 елда аңа "ТР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелә, "Хезмәт ветераны", "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медальләренә һәм башка юбилей бүләкләренә лаек булган.
Без актив хәбәрчебез Мидхәт Гариф улын юбилее белән котлап, аңа ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, яңа иҗат уңышлары телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев