Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барлык объектларны да күзәтеп тору кирәк

18 ноябрьдә махсус оештырылган комиссия Яңа Чишмә авылында Сельхозхимия поселогында һаваның пычрануына тикшерү үткәрде. Тикшерү үткәрү инициаторы - Сельхозхимия поселогы кешесе, ул һаваның пычрануыннан һәм "ПетролСервис" ҖЧҖ предприятиесе янында урнашкан күзәтү - суүткәргеч коеның ачыклыгыннан зарланган. Аның шикаяте ТР Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча Идарәсенә кергән, анда Чистай, Спас...

18 ноябрьдә махсус оештырылган комиссия Яңа Чишмә авылында Сельхозхимия поселогында һаваның пычрануына тикшерү үткәрде.
Тикшерү үткәрү инициаторы - Сельхозхимия поселогы кешесе, ул һаваның пычрануыннан һәм "ПетролСервис" ҖЧҖ предприятиесе янында урнашкан күзәтү - суүткәргеч коеның ачыклыгыннан зарланган. Аның шикаяте ТР Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча Идарәсенә кергән, анда Чистай, Спас районнарында ТР буенча кеше иминлеге һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт Идарәсенә тикшерү үткәрергә йөкләнгән. Идарә вәкиле һәм коррупциягә каршылык күрсәтү мәсьәләләре буенча Яңа Чишмә район башлыгы ярдәмчесеннән торган комиссия Сельхозхимия поселогында тикшерү үткәрде.
Әлеге тикшерүдән соң Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе А.В. Иванов һәм "Яңа Чишмә ТКХ КПП" ҖЧҖ директоры И.А. Роменскийлар адресына коены ябу буенча кичектерүсез чаралар кабул итү турында рекомендацияләр бирелгән. 25 ноябрьдә АҖ башкарма комитеты әмере белән агач капкач ясалып, кое ябып куелган.
Шуңа охшаш очракларны булдырмау максатында декабрьдә Яңа Чишмә районында коррупциягә каршылык күрсәтүдә эшне яраштыру (координацияләү) буенча комиссиянең чираттагы утырышы булачак. Анда барлык хезмәтләр җитәкчеләре, Яңа Чишмә районында торак-коммуналь хуҗалыклар торышы өчен җаваплы кешеләр чакырылачак. Коррупциягә каршылык күрсәтү мәсьәләләре буенча Яңа Чишмә район башлыгы ярдәмчесе В.В. Темников районда торак-коммуналь хуҗалыкта коррупция профилактикасы нәтиҗәләре турындагы доклад белән чыгыш ясаячак.
Моннан тыш, алда махсус лабораториядә анализ ясату өчен һавадан проба да алынды. Һаваның пычрануын тикшерү нәтиҗәләре турындагы доклад ТР Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча Идарә начальнигына җибәреләчәк, аннан соң ул Сельхозхимия поселогы кешесенә җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев