Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барысына да уяу булырга кирәк

Террорчылыкка каршы район комиссиясенең (ТКК) чираттагы утырышында социаль өлкә объектларын саклау мәсьәләсе, Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм аларны үткәрү чорында терроризм күренешләрен профилактикалау буенча чаралар каралды. Утырышны ТКК рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Социаль өлкә объектларының террорчылыкка каршы сакланышын тәэмин итү буенча мәгълүмат белән район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев чыгыш ясады.

Районда 41 мәгариф, 53 мәдәният учреждениесе, 25 сәламәтлек саклау объекты, шулай ук спорт мәктәбе, «Аҗаган» яшүсмерләр клубы, Өлкәннәр һәм инвалидлар  йорты эшләп килә.

Барлык мәгариф объектлары паспортлаштырылган, барысында да КТС (хәвеф сигнализациясе төймәләре) урнаштырылган. Видеокүзәтү системасы белән 27 учреждение җиһазланган. Видеокамералар белән тагын 6 мәктәпне җиһазландыру зарур ( моның өчен 600 мең сумнан артык акча кирәк).

11 учреждениедә 500 мең сумлык сөйләмдә хәбәр итү һәм эвакуация белән идарә итү системасы урнаштырылган. Тагын 27 учреждениедә 2 млн.сумнан артык система урнаштырырга кирәк.

Белем бирү учреждениеләре АПС (автоматик янгын сигнализациясе) белән җиһазландырылган.

Барлык 53 мәдәният объекты да паспортлаштырылган. Агымдагы елда 16 АМЙда АПС урнаштырылган, 24 клубта металлорамкалар куелган, РМЙда янгын суүткәргеч модернизацияләгән һ.б. Бу максатларга район бюджетыннан 1,8 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Кызганычка каршы, 52 мәдәният учреждениесендә сөйләмдә хәбәр итү һәм эвакуация белән идарә итү системасы юк, 49 учреждение буенча объектларны видеокамералар белән җиһазландыру зарур (1,2 млн.сумнан артык акча кирәк).

 

 

Сәламәтлек саклау объектларының барысы да паспортлаштырылган, 24 видеокүзәтү камерасы, хәбәр итү системасы һәм АПС урнаштырылган. Бу максатларга 3,1 млн. сумнан артык акча тотылган.

Спорт объектлары да паспортлаштырылган, «Факел» лагере КТС, видеокүзәтү белән җиһазландырылган, сак та бар.

Социаль өлкә объектларының террорчылыкка каршы саклануын тәэмин итүдәге җитешсезлекләрне бетерү максатларында 12 объектны хәбәр итү системасы белән янгын сигнализациясе, тагын 18 объектны видеокүзәтү белән тәэмин итәргә кирәк. Бу максатларга 5,8 млн. сум тирәсе акча кирәк.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, җитешсезлекләрне бетерү һәм барлык объектларның сакланышын тәэмин итү өчен акчалар эзләячәкбез.

Эчке эшләр бүлеге начальнигы Ранил Нәбиуллин бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрү чорында, шулай ук терактларны кисәтү һәм булдырмау максатларында көчләрнең һәм чараларның әзерлеге турында хәбәр итте. Бу көннәрдә полиция һәм ДНД хезмәткәрләренең көчәйтелгән наряды эшләячәк.

Чит ил гражданнарына карата, алар арасында террорчылык оешмалары тарафдарларын ачыклау максаты белән даими рәвештә чаралар оештырыла. Экстремистлык эшчәнлегенә катнашы булган затлар һәм төркемнәр турында мәгълүмат алу максатыннан социаль челтәрләргә мониторинг үткәрелә. Полиция хезмәткәрләре буш йортларны, чит кешеләрне, таныш булмаган кешеләрне ачыклау буенча аз санлы торак пунктларны даими рәвештә тикшереп тора.

Финанс-бюджет палатасы начальнигы Елена Тухтаманова терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау программасын тормышка ашыруга бүлеп бирелә торган финанс чараларын үзләштерү нәтиҗәләре турында сөйләде. Агымдагы елда бу максатларга (хәвеф сигнализациясе кнопкаларын урнаштыру һәм хезмәт күрсәтү, хәбәр итү системасын монтажлау һ.б.) 2 млн. сумга якын акча тотылган, киләсе елга да акча бүлеп биреләчәк.

Аннары комиссия әгъзалары 2021 елда ТККның эш нәтиҗәләрен һәм 2022 елга план проектын карадылар, бу хакта районның ТКК секретаре Татьяна Васильева чыгыш ясады.

Комиссия карары белән авыл җирлеге башлыкларына иҗтимагый-сәяси вазгыятькә мониторинг үткәрергә, халык арасында профилактик эш алып барырга, кешеләр күпләп җыела торган урыннарны тикшерергә, транспортны бу урыннарга кертүне чикләргә йөкләнде. Яңа ел бәйрәмнәрендә террорчылык янауларын кисәтү, җәмәгать куркынычсызлыгын һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрергә кирәк.

Район башкарма комитетының барлык бүлекләре, шулай ук РҮХ, райгаз, РЭЧ, ТКХ МПП, РУЭС һәм авыл җирлеге башкарма комитетлары 30 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр кизү торуны оештырырга тиеш (кизү тору графикларын ТККга тапшырырга).

Исегезгә төшерәбез, кешеләр кулында шикле әйберләр күрсәгез, таныш булмаган һәм чит кешеләргә тап булсагыз, һәлакәтләр була калса, кичекмәстән ЕДДСга - 2-21-54, ЭЭМБнең дежур частенә - 2-26-73, 01, 02 (кәрәзле телефоннан 010, 020) һәм 112 телефоннары буенча хәбәр итегез.

Бәйрәмнәр һәм Яңа ел каникуллары чорында массакүләм чаралар вакытында, транспортта һәм җәмәгать урыннарында сак һәм уяу булырга кирәк. Шулай ук коронавирус (битлек, социаль дистанция һ. б.) буенча барлык санитар таләпләрне үтәү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев