Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Башкача яши белми

37 ел кешеләргә ярдәмгә ашыгучы фельдшер тарихы

Ул Яңа Чишмәгә 1989 елның апрелендә килә — медучилищены тәмамлаган ябык кына, зур күзле һәм нык холыклы кыз. Ике ел эшлим дә китәм, дип уйлый. Ләкин гомерлеккә кала, чөнки су колонкасы янында үз язмышын очрата. Һәм монда кирәк булуын да аңлый. «Есть женщины в русских селеньях» - бу шигырь юллары нәкъ аның турында. Язмабыз Татьяна Макарова – «Ашыгыч ярдәм» фельдшеры, безнең районда бөтен кеше белгән хатын-кыз турында.

«14 чакрымга бер»

Тумышы белән Татьяна Түбән Кама районының Оша авылыннан. Авыл кечкенә, башлангыч мәктәп — нибары өч класс. Алга таба – Камские Зорига кадәр җиде километр. Һәм янәшәдә беркем дә юк.

- Күбесенчә җәяү - кыр юлы белән җиде километр, - дип искә ала Татьяна. - Кыш көне дә, буранда да, яңгырда да. Ә 9 нчы һәм 10 нчы сыйныфларда Шәрәмәттә укыдым, бу Ошадан 14 чакрым ераклыкта. Мин анда гомумән авылыбыздан бердәнбер укучы идем. Берүзем бөтен юл авырлыкларын җиңеп чыктым. Әнинең мине авыл читендә каршы алуын, минем өчен борчылганын еш искә төшерәм.

Таняның әтисе иртә үлеп китә. Әнисе өч бала белән кала: олы апасы, абыйсы һәм кечкенә Таня. Аларны күтәрер өчен әниләре терлекләр асрый, тәүлек буе эшли, күрше авылга эшкә йөри. Балалар булдыра алганча ярдәм итәләр, тырышып укыйлар — әниләрен борчуга салырга теләмиләр.

Таняның әтисе иртә үлеп китә. Әнисе өч бала белән кала: олы апасы, абыйсы һәм кечкенә Таня. Аларны күтәрер өчен әниләре терлекләр асрый, тәүлек буе эшли, күрше авылга эшкә йөри. Балалар булдыра алганча ярдәм итәләр, тырышып укыйлар — әниләрен борчуга салырга теләмиләр.

- Безнең абзыебыз бар иде, милиционер булып эшләде, - дип сөйли Татьяна. - Аны намуслылыгы  өчен барысы да хөрмәт итә иде. Мин аңа охшарга хыялландым һәм милиционер булырга теләдем.

Ләкин абзыйсы, сеңелесенең сөйләгәнен тыңлагач, акыллы гына итеп әйтеп куя: «Танюша, кешеләргә кирәк булыр өчен, кечкенә генә, нәфис кенә кызга погон киеп йөрү мәҗбүри түгел. Үзеңне медицинада сынап кара».

Кыз аның сүзен тыңлый. 1989 елда Чистай медучилищесын тәмамлау турында диплом ала.

Кыз аның сүзен тыңлый. 1989 елда Чистай медучилищесын тәмамлау турында диплом ала.

«Ике ел һәм — Төньякка»

Училищедан соң ике ел эшләргә кирәк була. Әнисе янында ешрак булу өчен өйгә якынрак урынны сайлый ул.  Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсенә аны шул ук училищены тәмамлаган дусты чакыра. Монда кызны ачык чырай белән каршы алалар. Татьянаны шунда ук Ашыгыч ярдәмгә фельдшер итеп билгелиләр. Таня өчен бу эш таныш була, чөнки практика һәрвакыт Чистай хастаханәсендә «Ашыгыч ярдәм» дә уза, һәм ул рәхәтләнеп ризалаша. 

Ике ел тулгач, абый янына төньякка китәрмен, дип уйлый Таня. Акча эшләрмен, колхозда гы авыр эштән туктасын өчен әнигә булышырмын, дип хыяллана.  Ләкин язмыш башкача хәл итә.

Яшь медиклар яшәгән тулай торакта су булмый. Суга колонкага йөриләр. Һәм менә бервакыт Татьяна ике туп-тулы чиләк күтәреп барганда, каршыга бер  егет очрый.

 -Хәтта бернәрсә дә әйтергә өлгермәдем, - дип елмая ул, исенә төшереп.  - Ул чиләкләрне күтәреп алды да китте. Сүзсез. Шундый табигый, гади генә.

Бу Сергей булып чыга. Клубта биюләрдә тулай торактагы кызлар артыннан егетләр өер-өер булып йөриләр. Ә ул  чын ир-ат кебек  ярдәм итә. Болай гына.

-Бу минем кешем, — дип уйлап куя Татьяна.

-Бу минем кешем, — дип уйлап куя Татьяна.

Җылы гаилә

Ике ел очрашып йөриләр. 1990 елда туй ясыйлар. Башта Ветловкада, Сергейның әти-әнисе белән яшиләр. Каенана белән каената гаҗәеп игелекле кешеләр булып чыга.

— Бик ярдәмчел, игътибарлы, кайгыртучан иделәр, — ди Татьяна җылылык белән. – Балаларны үстерешергә булыштылар, һәр эштә ярдәм иттеләр.

1992 елда Андрей туа, 2001 елда – кызлары Марина. Бүген Татьянаның өч оныгы бар инде.

Гаилә – ул иң мөһиме, - дип саный зирәк ханым. - Өйдә тынычлык, үзара аңлашу һәм ярдәмләшү булса, «Ашыгыч ярдәм»дә 37 ел эшләү генә түгел, тау күчерергә мөмкин.

Нәкъ менә үз гаиләсе-таянычы аркасында ул элеккечә чакыруларга ашыга, элеккечә районның һәр почмагын белә, элеккечә пациентлар өчен ул фельдшер гына түгел, ә якын кеше дә.

Файдалы булу

Коллегалары аның турында ярдәмчел, игелекле, әдәпле, диләр. Иптәш кызлары белә: аңа теләсә нинди бәла-казада да таянырга була. Күршеләр зирәклеге һәм тынычлыгы өчен хөрмәт итәләр. Ә туганнары болай гына – хатын, әни, әби булган өчен ярата.

Татьяна – йөрәгендә илаһи нур йөртүче кеше. Һәм бу аның якты елмаюында, 37 ел эшләү дәверендә йомшаклыгын югалтмаган кулларында, беркайчан да ыгы-зыгы булмаган сүзләрендә сизелә.

Эшенә дә, йортына да, оныкларына да, авылдашларына ярдәм итәргә дә ничек өлгерүен сорагач, ул иңбашларын сикертеп куйды:

- Башкача эшли белмим. Мөгаен, бу хатын-кыз бәхетедер – кирәк булу.

- Башкача эшли белмим. Мөгаен, бу хатын-кыз бәхетедер – кирәк булу.

37 ел элек ул монда ике елга гына дип килгән булган. Мәңгегә калган. Чөнки монда аның йорты. Монда аның якын кешеләре. Монда аның ярдәмчел һәм ачык йөзле язмышы - гомер юлдашы яши.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев