Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхет - икмәктә

Фатыйма «Икмәге барның – бәхете дә бар» дигән гыйбарәгә балачактан ук ышана

5 июльдә Әдәмсә  авылында яшәүче Фатыйма Гайнислам кызы Хәлилова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне аны котларга Яңа Чишмә районы башлыгы урынбасары Надежда Попкова һәм Әдәмсә АҖ башлыгы Альмира Нәҗметдинова килгән иде һәм туган көненә бүләкләр тапшырдылар, сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда тырыш хезмәте һәм биш бала тәрбияләп үстерүе өчен, лаеклы тормыш юлы узган Фатыйма әбигә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Бәхет - икмәктә

Фатыйма Гайнислам кызы Адамча авылында (хәзер ул авыл юк инде) туган. Аның әти-әнисе тырыш кешеләр булган, ләкин күп кенә гаиләләр кебек, һәрвакыт мохтаҗлыкта яшәгәннәр: җылы киемнәр булмаган, ризык җитмәгән. Сугышка кадәр, әтисе урманчылыкта эшләгәндә, тормыш җиңелрәк була, ләкин соңыннан аның кулы имгәнә һәм әтисенә авылга кайтырга туры килә, анда ул тимерче булып эшли. 

Сугыш башланганда Фатыймага җиде яшь була, шушы яшьтән аңа өлкәннәр белән беррәттән эшләргә туры килә. Ул кырдан  туңган бәрәңгеләр җыеп кайтуларын, әниләренең аларга алабутадан һәм кычытканнан икмәк пешергәнен, анысының да гаиләгә җитмәгәнен искә төшерде.

Аны 19 яшендә бер тапкыр да күрмәгән һәм хәтта исемен дә белмәгән егеткә кияүгә бирәләр.  Аңа «Ияләнерсең әле» дигән өметле әйтем генә юаныч бирә. Кияү дә карт түгел: Фатыймадан өч яшькә генә олырак икән. Ярәшкән көнне генә танышып, аны шунда ук Әдәмсә авылына  - Хәлиловлар гаиләсе йортына алып китәләр. 

Нәбиулла намуслы һәм эшчән егет булып чыга.  Аның әнисе - игелекле хатын-кыз Фатыйманы үз йортында яратып кабул итә, алар бер түбә астында 30 елдан артык яшиләр.

Тормыш дәвам итә, гаиләдә бер-бер артлы  биш бала - Мөслимә, Таслимә, Зөлхиҗә, Наилә һәм Фәнис дөньяга туа. Икесе дә авыл хуҗалыгында төрле эшләрдә эшлиләр, ә Нәбиулла Галиулла улы орлыкландыручыга укый, хатынын да үзенә ярдәмче итеп ала. 

Тырыш хезмәте өчен Фатыйма әбинең «Хезмәт ветераны» исеме дә бар. Ире белән бергә алар үз хуҗалыкларында һәрвакыт байтак кына сарыклар, сыер һәм  кош-кортлар асраганнар.   

Ач һәм салкын балачак Фатыйма Гайнислам кызының күңелендә гомерлек эз калдыра һәм ул гомере буе үз балаларын һәм оныкларын туйганчы тәмле итеп ашатырга тырыша.

Ул күп итеп икмәк пешерә, алар бик тәмле, хуш исле. Авылда барысы да Фатыйма апаның икмәге иң тәмлесе икәнен беләләр.

 Аларның өендәге өстәлдә һәрвакыт икмәк булган. Балаларның һәрберсенә җылы оекбашлар, бияләйләр һәм  свитерлар  бәйләгән. Ул  “Гаиләдә икмәк һәм җылылык булса, бу бик бәхетле гаилә”, ди.  Ә бит ул хаклы: без ач түгел икән – безгә рәхәт, без бәхетле; тәнебезгә җылы икән -  күңелебез дә җылы.

Ә бүген ул, кече улы Фәнис гаиләсе белән 25 ел яшәп, үзе дә балалары биргән уңайлылыкта: җылыда, муллыкта һәм балаларының кайгыртуында гомер итә.  Үзенең юбилеен ул барлык кунакларны һәм якын туганнарын җылы итеп каршы ала. Аның барлык балалары да исән-сау, гаиләсе дә ишәйгән -  хәзер аның 12 оныгы һәм 23 оныкчыгы бар.

 Фатыйма әби оныклары һәм килене Әминә белән.   Фото гаилә альбомыннан.

 Фатыйма әби оныклары һәм килене Әминә белән.   Фото гаилә альбомыннан.

Фатыйма әби оныклары һәм килене Әминә белән.   Фото гаилә альбомыннан.

 Фатыйма әби оныклары һәм килене Әминә белән.   Фото гаилә альбомыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев