Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхетле гаилә - әбинең озын гомерле булуының сере

25 мартта Акбүре авылыннан Кәбирова Рәхимә Минабетдин кызына 90 яшь тула.

Рәхимә Кәбирова Тат.Волчья авылында күп балалы гаиләдә туа. Ул елларда биш балалы гаилә бик зурга саналмаган, Рәхимә балаларның иң өлкәне буларак, эне-сеңелләрен карарга булыша. 
Аның әтисе Минабетдин Яһудин 25 ел хезмәт иткән отставкадагы солдат, ә Бөек Ватан сугышы вакытында бик җаваплы авыл советы рәисе вазыйфасын башкара. Ул үз балаларын бик ярата һәм гаиләдә әти-әнисенә төп ярдәмче булган олы кызын барысыннан да күбрәк кызгана, ул үзенең тырыш һәм акыллы кызының белем алуын һәм бәхетле булуын тели. Ләкин сугыш күп кешеләрнең хыялларын һәм планнарын юкка чыгара. 
Дүрт сыйныфны тәмамлаганнан соң Рәхимә башка укымый. 14 яшендә аны 28 яшь кызлар белән бергә торф эшләренә җибәрәләр. Биш сезон дәвамында (яздан көзгә кадәр) ул башта Горький, ә аннары Ярославль өлкәләренә барып йөргән.
Рәхимә әбинең сеңелләре - 85 яшьлек Рәшидә апа һәм 82 яшьлек Рабига апа аны өйдә нинди шатлык белән каршы алганнарын сөйлиләр (алар, бәхеткә, исән-сау һәм шул ук авылда яшиләр). 
«Апа һәрвакыт бүләкләр тулы сумкасы белән кайтып, һәркемгә өләшә иде. Без ул вакытта ул үзе ач булса да, безне сөендерер өчен акча җыйган һәм әйберләр алып кайткан бит, дип уйламаган да идек», - диләр алар. 
Язмабыз герое кышын да кул кушырып утырмаган, «Буревестник» совхозында теләсә нинди авыл хуҗалыгы эшен башкарган. Туган авылы Рәхимәне чит җирләргә җибәрми башлагач, ул әлеге совхозда хезмәт куюын дәвам иткән. Һәм аның тормышы уңышлы бара дип санаган. 
Яшь чагында Рәхимә энеләренең дусты Минзакир Кәбиров (1934 - 2018) белән таныш була. Ул аннан бераз яшьрәк була, акыллы эшчән егет.  Ә 1958 елда Минзакир аңа көтмәгәндә өйләнешү турында тәкъдим ясый. 
Шулай итеп, 25 яшендә Рәхимә Минзакирның хатыны була һәм туган йортыннан аның йортына күченә. Иренең әнисе белән кечкенә генә иске йортта яшиләр, эшлиләр, акча туплыйлар, торак төзү белән мәшгуль булалар. Ике елдан соң инде дүртәүләп (каенанасы һәм беренче кызлары белән) яңа йортка күченәләр. 
Гаиләләре зур һәм бәхетле булсын өчен күп эшләргә туры килә. Кәбировлар ни белән шөгыльләнсәләр дә, беренче урында аларның һәрвакыт гаилә була. Ике ел саен (заказ буенча кебек) гаиләдә зур шатлык булып, балалар туган: Рәйсә, Салисә, Фәнис, Вәсил, Энҗе.  
 Рәхимә әбинең каенанасы хуҗалыкта да, әти-әниләре эштә булганда балаларны карауда да ярдәм иткән. Ә менә мәктәп укучыларының өй эшләрен һәм көндәлекләрен тикшерү, ата - аналар җыелышына бару - бусы инде әни кешенең эше. 
Әби балаларын ачуланмаган да диярлек, чөнки алар акыллы булганнар. Нәтиҗәдә тырыш һәм бик дус булып үскәннәр, алар әти-әниләренә бик рәхмәтле. 
Бүген балаларның барысын да иркен, кирпечтән төзелгән ата-ана йорты берләштерә. Барлык балаларының да үз гаиләләре (балалары һәм оныклары) бар. Алар яхшы һөнәр ияләре (укытучы, табиб, бухгалтер һәм ике эшмәкәр).  
Каенанасы белән бер түбә астында 27 ел тату яшәгән Рәхимә әби үзенең киленнәрен дә матур итеп кабул итә. Кече улы Вәсилнең  хатыны Лилия алар йортына 1992 елда килә һәм Рәхимә әби аны да ачык йөз белән каршы ала.   


30 ел дәвамында аларны Вәсилгә, балаларга, хәзер инде оныкларга булган ярату хисе, шулай ук хуҗалык буенча уртак эш һәм кухняда уртак кызыксынулар якынайта. Тәмле ризык әзерләү - гаиләдә яраткан шөгыль, алар төрле ризыкларны күп итеп әзерлиләр, чөнки кичләрен өй эче туганнар белән тула. Әле берсе, әле икенчеләре кереп чыга, дигәндәй, йә инде барысы да бергә җыелалар. 
Әбинең 11 оныгы һәм 9 оныкчыгы аның белән очрашуны түземсезлек белән көтәләр, аңа игътибар һәм кайгырту күрсәтәләр, үзен бик яраталар.
90 яшьлек әби кунаклар килгәч, үзе дә шатлана, чөнки ул тынлыкны яратмый. Анда нәрсә бар соң? Бушлык кына бит, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев