Бөек Ватан сугышы турында “Тарихи ядкәр”
“Бердәм Россия” БСП нең”Тарихи ядкәр” дип исемләнгән сәяси проекты Россияне мәдәни һәм рухи-әхлакый яктан яңадан торгызу, патриотлык үсеше һәм халыклар бердәмлеге максатыннан тормышка ашырыла.
Проект кысаларында бик күп чаралар Бөек Җиңүгә багышланган. Бу “Георгий тасмасы”, “Ветеран янәшәдә яши”, “Кызыл канәфер”, “ТР Үлемсез полкы”, “Җиңү урманы”, “Җиңү хаты”, “Хәтер шәме” акцияләре, алар районда 9 май алдыннан һәм ел дәвамында үткәрелә.
Районның мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә Петропавел Бистәсендә туган Советлар Союзы Герое Федор Савельевның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә байтак чара оештырылган.
Кешеләр каберләрне, сугыш елларында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган истәлек-мемориаль корылмалар һәм стелаларны карап торуны һәм тәртипкә китерүне дәвам итәләр: буйыйлар, агарталар, яхшырталар, бәйрәм алдыннан гына түгел, ә ел буена аларның яхшы хәлдә булуын - торуын телиләр. Безнең районда шундый 28 һәйкәл бар.
Узган елда авыл җирлекләрендәге стелаларга һәм Яңа Чишмәдәге мемориаль комплекска урнаштырылган 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар исемлеге 110 фамилиягә тулыланган. Бүгенге көнгә фронтта хәбәрсез югалган тагын 14 кешенең һәм тыныч вакытта вафат булган бер сугышта катнашучының исеме табылган. Аларның барысы да 9 майга чаклы Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлләрдәге исемлеккә кертеләчәк.
ӘБҗәЛЕТДИНОВ СәЛАХ, 1896 елда туган, Никиткино авылы;
БЕЛОЗЕРЦЕВ МИХАИЛ ДАНИЛОВИЧ, 1912 елда туган, Архангел Бистәсе
ВӘЛИЕВ ФАТЫЙХ ВәЛи улы, 1908 елда туган, Югары Никиткино авылы;
ГАЛДИН АЛЕКСЕЙ ТИМОФЕЕВИЧ, 1899 елгы, Петропавел Бистәсе;
ГОРДЕЕВ МИХАИЛ ИСАКОВИЧ, 1923 елгы, Әдәмсә авылы;
ЗАЙЦЕВ НИКОЛАЙ ПЕТРОВИЧ, 1905 елгы, Тетвель авылы;
ЛАДЫНКИН АФАНАСИЙ СЕРГЕЕВИЧ, 1914 елгы, Красногорец авылы;
СИПАТОВ ИВАН ЕГОРОВИЧ, 1918 елгы, Александровка авылы;
СМОЛЕНКОВ ФЕДОР ГРИГОРЬЕВИЧ (ИОНОВИЧ), 1910 елгы, Горшково авылы
СОРОКИН ИВАН НИКОЛАЕВИЧ, 1915 елгы, Ленино авылы;
ТИХОНОВ ВАСИЛИЙ ИВАНОВИЧ, 1908 елгы, Рус Чабаксары авылы;
ФӘТТАХОВ СӘХӘБЕТДИН, 1904 елгы, Югары Никиткино авылы;
ШИШКИН МИХАИЛ ИВАНОВИЧ, 1910 елгы, Әдәмсә авылы;
НАУМОВ ЯКОВ АНДРЕЕВИЧ, 1897елгы, Черемухово Бистәсе;
ЛЮБИМОВ ИВАН ДМИТРИЕВИЧ, 1907 елгы, 30 ноябрь, Архангел Бистәсе.
2015 елда Россиядә Мәдәният елы һәм җиңүнең 70 еллыгы кысаларында ТР хөкүмәте инициативасы буенча уникаль проект тормышка ашырылган – ТР да 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы Виртуаль музеен булдыру, ул республиканың гомуми җиңүгә керткән өлешен чагылдыра.
Яңа Чишмәдә виртуаль музейның корреспондентлар пункты 2017 елда эшли башлый һәм бүгенге көнгә аның сайтында 64 фронтовикка, Бөек Ватан сугышында катнашучы 14 кешегә, 29 тыл хезмәтчәненә, 2 Советлар Союзы героена, 11 сугыш баласына, 3 концлагерь тоткынына, 29 мемориаль һәйкәлгә карата информация, шулай ук районда үткәрелгән патриотик чаралар турында 394 хәбәр урнаштырылган.
Корпункт 14976 балл эшләгән һәм Татарстанның 45 шәһәр һәм районнары арасында 12 урында тора. Узган елда ул республика буенча иң яхшы бишлеккә кергән актив корпункт буларак бүләкләнгән.
2017 елның 22 июне – Хәтер һәм кайгы көнендә Татарстанда “Тарихи ядкәр” проекты канаты астында “1941-1945 нче еллардагы сугыш хатлары” интернет-проекты старт алган иде. Безнең районнан проектны оештыручылар адресына сугыш елларында язылган сканер аша чыгарылган 48 хат җибәрелгән.
2018 елда шул ук проект кысаларында мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан районда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан 8 кешедән телдән сөйләнгән истәлекләр җыю үткәрелгән, алар саклау өчен ТР Дәүләт архивына тапшырылган.
Җиңүнең 75 еллыгына хәзерлек кысаларында ветераннарның төбәкара иҗтимагый оешмасының Республика Советы тарафыннан оештырылган “Бөек Ватан сугышы гаилә фотохроникалары” дип аталган республика конкурсы өчен фоторәсемнәр җыю эше дә алып барылган. Җыю эше БИҮ дә алып барылды һәм 2 апрельгә эшкәртелеп конкурсның электрон адресына 408 фото җибәрелгән. Фронттан килгән хатлар (43) һәм гаилә фотоларының (61) иң күбесе Акбүредәге Буыннар мирасы музееннан җибәрелгән. Безнең район бу конкурсның призеры булган, бүләкләү Казан шәһәрендә 30 апрельдә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев