Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Белем көне алдыннан Яңа Чишмәдә «Игътибар - балалар» акциясе узды

Малайларга һәм кызларга, шулай ук аларның ата-аналарына яктылыкны кире кайтаручы элементларны мәҗбүри кию кирәклеге турында искәрттеләр.

Уку елы башланыр алдыннан районда юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалаучы профилактик чара узды. "Чарада 53 кеше катнашты, һәр бала һәм зурлар белән без яктылыкны кире кайтаручы элементларны (ЯКЭ) мәҗбүри булдыру (йөртү), транспортта йөргән вакытта балаларны махсус утырту җайланмалары һәм куркынычсызлык каешларын куллану кирәклеге турында әңгәмә уздырдык. «Игътибар – балалар» акциясе кысаларында барлык катнашучыларга да канцелярия кирәк - яраклары салынган ЯКЭ вставкасы куелган капчыклар тапшырылды», - дип сөйләде “Яңа Чишмә хәбәрләре”нә патруль-пост хезмәте инспекторы Айрат Сатдаров.
Чара Яңа Чишмә юл хәрәкәте инспекторлары һәм ТР «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ГБУТУның Чирмешән бүлекчәсе белән берлектә үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев