Белешмә: социаль контракт төзергә кем хокуклы
Социаль контракт буенча дәүләт ярдәменә гомуми керемнәре яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк булган гражданнар хокуклы.
Бүгенге көндә Татарстанда ул эшкә яраклы гражданнар өчен - 10622 сум, пенсионерлар өчен – 8423 сум, балалар өчен – 9995 сум тәшкил итә.
Уртача җан башына туры килгән керем гаиләнең һәр әгъзасы яисә ялгыз яшәүче гражданин акчалата һәм натураль формада алган барлык керемнәрне исәпкә алып санап чыгарыла.
Социаль контрактлар өч юнәлеш буенча төзелә: эшкә урнашу, эшмәкәрлек эшчәнлеге һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару. Эшкә урнашуга контракт 9 айга төзелә, айлык түләү 10294 сум тәшкил итә. Ул Мәшгульлек үзәгендә исәпкә кую шарты белән контракт төзегәннән соң 4 ай, шулай ук эшкә урнашу датасыннан алып 3 ай дәвамында түләнә. Эшмәкәрлек эшчәнлеге һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен социаль контрактлар 12 айга төзелә. Әлеге ике юнәлеш буенча түләүләр бер тапкыр бирелә һәм 75 меңнән артмый.
«Төзелгән социаль контрактлар буенча ахыр нәтиҗәгә төп таләп - аларның гамәлдә булу вакыты чыкканнан соң гражданнарның акчалата керемнәрен арттыру», - дип аңлатты социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьева.
Социаль контракт төзү өчен, сез социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Белешмәләр алу өчен тел.: 2-41-42, 2-41-18.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев