Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бельковлар — ныклык һәм үҗәтлек үрнәге

Шәхси хуҗалык — янгыннан соң гаиләгә яңадан аякка басарга ярдәм итә

Авыл кешеләре

2014 елда Петропавел Бистәсендә янгын була, янгын йортны һәм йорт яны корылмаларын юк итә. Мунча гына кала, ул Бельковлар гаиләсе өчен вакытлыча сыену урыны була.

Бәла ялгыз йөрми

Бүген янгыннан күренеп торган эзләр калмаган кебек: башта бу эштә (кем ничек булдыра алган) авылдашлар — кемдер эш белән, кемдер әйберләр, кемдер акчалата ярдәм итте. Николай һәм Римма Бельковлар бу хакта онытмыйлар.

«Районның барлык мәктәпләре һәм авылыбызның, шул исәптән пенсионерларның да, үз акчаларын ярдәм йөзеннән тәкъдим итүләрен онытырга мөмкинме соң, — дип сөйли Римма күз яшьләре белән. — 30 июнь төнен — өй тәрәзәләрен ялкын чолгап алган төнне дә, шул ук елның 10 августында әниебезнең йөрәге шушы кайгыдан түзә алмаган көнне дә онытып буламы соң?!»

«Әгәр дә кешенең хәтере компьютердагы кебек булса, төймәгә бер басу белән шул коточкыч хәлне бетереп булса икән. 10 ел үтте, ә ул һаман күз алдында», — ди Николай.

Куркыныч төндә булган янгынга һәм якын кешесен югалту кайгысына карамастан, Николай төшенкелеккә бирешми. Территорияне янгын калдыкларыннан чистартып, ул шул ук җәйдә торак төзелешен башлый. Бер елдан соң үз йортына урнашып яшәр өчен, аңа шактый эшләргә, күп көч түгәргә туры килә, чөнки гаиләдә өч яшьлек улы да үсә бит әле. Димәк, әти кеше аның тормышы өчен уңайлы шартлар тудырырга тиеш була.

Үз үрнәге белән исбатланган

— Авылда ялкауланмасаң һәм хуҗалыкны арттыруга көч куясың икән, бернәрсәсез калып та аякка басарга була: сарайлардан башланган ут барысын да юк итә. Хәер, нәкъ менә абзардагы терлекләребез зыян  күрмәде: сыерлар, бозаулар, кош-кортлар асрадык. Кышка алар өчен дә ышык урын төзедек, — дип сөйлиләр Николай һәм Римма Бельковлар. 
2017 елда Бельковлар ШЯХ рәсмиләштерәләр һәм дәүләт ярдәменең бер төреннән файдаланып, МЭТ санын арттыралар. Бүген шәхси ярдәмче хуҗалыкта МЭТ саны 11гә җиткән, шуларның 6сы — савым сыерлары. 

Дөрес, Николайга нефть компаниясендә үз эшен туктатырга туры килә: ШЯХ белән шөгыльләнгәндә, ул йортны, ишегалдын һәм корылмаларны төзекләндерүне дәвам итә. Нәкъ менә ШЯХ ярдәмендә Бельковлар йорты җайга салына, анда заманча җиһазлар һәм көнкүреш техникасы өчен урын пәйда була.

Әти-әнисе — отличниклар

Алтынчы сыйныф укучысы Алексейның бүлмәсе зәвык белән бизәлгән: биредә мәктәп биремнәрен үтәү өчен барысы да бар, дәреслекләр һәм дәфтәрләр тиешле урында, ул мәктәптә дә тырыш укучы. Ә баян — аерым урында (Алеша баян классы буенча балалар сәнгать мәктәбенең өлкән сыйныф укучысы). Бүгенгесе көндә, музыка укытучысы булу — Алешаның хыялы. Менә җитди укытучы Марина Николаевна да аның музыкаль талантын күргән, аның "биш"ле билгесенә ия булу — зур бәхет. Ә малайда андый билгеләр бар! 
Әти-әнисе улының барлык кызыксынуларын хуплый, райондагы сәнгать мәктәбенә, бассейнга автомобиль белән йөртәләр, әмма физик эшкә дә өйрәтәләр. Кардан чистартылган ишегалды — аның кулы белән башкарылган, ул үзе булдыра алган башка эшләрне дә бик теләп эшләп куя. Аны күңелсезләндерүче бердәнбер нәрсә — әти-әнисе белән бергә бик сирәк булган ял итү сәяхәтләре. Шулай да биш баллы шкала буенча Алеша әти-әнисен 5+ белән бәяли!

Алар ничек өлгерәләр?

Әйе, ШЯХ күп вакытны ала, моның белән очрашкан һәркем шулай ди. Ә бит йорт хуҗалары әле эшлиләр дә, җәмәгать эшләреннән дә баш тартмыйлар: Николай Борисович Петропавел авыл җирлегендә газ хуҗалыгы мөдире, ә Римма Әсхәт кызы — укытучы һәм тәрбия эше буенча мәктәп директоры урынбасары да. Үзеңнән-үзе шушы сорауны бирәсең: алар ничек өлгерәләр соң?

Николай белән барысы да аңлашыла: ул авылда үскән, анда гаиләнең төп туендыручысы — һәрвакыт терлек булган һәм аңа балачактан ук авыр хезмәт таныш, чөнки ул бик иртә әтисез калган, ә Римма шәһәр кызы. Ул Яр Чаллыда үскән. 

Ярату һәм хөрмәт

— Терлекне мин Тукай районының Новотроицкое авылында әбиемдә кунакта булганда гына күрә идем, аннан ун яшемдә әнием белән шәһәргә күчеп киттек. Ә 18 ел узгач, язмыш мине янә авылга алып кайтты. Бу юлы мин кияүгә чыккан Яңа Чишмә районының Петропавел Бистәсенә, — дип сөйли Римма. — Хуҗалык буенча өй эшләренә әкренләп тартылдым. Каенанам һәм каенсеңелләремнең оста итеп сыер савуларын, печән өюләрен күреп, шушы эшләргә өйрәнү авыр булмады. 

Һәм барлык эшләрне бергә эшләгәнгә, бернинди үпкәләүләрсез шаяртулар һәм яхшы киңәшләр белән, мин башкача яшәргә өйрәндем һәм Бельковлар гаиләсен генә түгел, бу авылның барлык халкын, авылдашларымны да яраттым, аларны әле дә хөрмәт итәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев