Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер ел эчендә алкогольнең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 21 тикшерү үткәрелгән

2021 елда алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә законны бозган өчен штрафлар күләме 179 мең сум тәшкил иткән.

2021 елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре 21 сәүдә ноктасына тикшерү үткәргән, шуларның 19ы - алкогольнең законсыз әйләнешен ачыклау буенча, шул исәптән 4се - Эчке эшләр бүлеге белән берлектә.

19 очракта 19 тәртип бозу ачыкланган, аеруча: алкогольле продукцияне исәпкә алу тәртибендә - 4 факт; алкогольле продукцияне ваклап сату буенча чикләүләрне бозу - 1 факт; яраклылык срогы чыккан алкогольле продукция сату - 2, алкогольне ваклап сату буенча декларацияне вакытында тапшырмау һәм  өйдә эшләп чыгарылган спиртлы продукцияне сату буенча - 5әр очрак, гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү яки аның барлыкка килү куркынычы янау (Covid – 19) - 2 очрак.

Ачыкланган фактлар буенча штраф санкцияләре чыгарылган: ТР Арбитраж суды тарафыннан 60 мең сумлык 2 карар, Чистай шәһәр суды тарафыннан 75 мең сумлык - 5 карар, Яңа Чишмә район суды тарафыннан 10 мең сумлык -1 карар, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан 34 мең сумлык - 9 карар (шул исәптән РФ КоАПның 15.13 ст. буенча өч кисәтү һәм РФ КоАП 14.19 ст. буенча 5 кисәтү).

2021 елда 29,07 литр күләмендә (2020 елда 23,8 литр) легаль булмаган хәмер ваклап сату әйләнешеннән алынган.

«Халык контроле»нә гражданнардан алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында 9 мөрәҗәгать кергән, 2 очрак расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев