Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бер гасырга якын гомер юлы

Чаллы Башы авылында гомер кичерүче иң өлкән яшьтәге тыл ветераны Гөлзәһәрә Шакировага 5 февральдә 95 яшь тулды

Ятимлек

Сугыш чоры баласының балачак истәлекләре якты төсләр белән бизәлмәгән. 

Сугыш башланган елны, Гөлзәһәрәгә унбер яшь чакта, әнисе үлеп китә. Эреле-ваклы дүрт кыз бала Беренче бөтендөнья сугышыннан яраланып, бер аяксыз кайткан әтиләре Шәрип белән кала. Җиде ел әсирлек ачысын күргән ата кеше балаларны ач итмәс өчен бар көчен куя: әсирлектә чакта аяк киемнәре ясарга өйрәнгән була, күннәр, калыплар алып кайта, шуның белән көн итәргә тырышалар. Колхоз эшенә йөргән Фәймә апасы, сеңелләренең ачыгуын күреп, курка-курка берничә уч арыш алып кайтканда тотыла да Чистай төрмәсенә озатыла. Әле үзенә дә 15-16 яшьләр генә була апаларының. Бәрәңге белән алабута кушып пешергән күмәчне алып, апалары янына җәяүләп Чистайга барулары истә Гөлзәһәрә әбинең. 

Колхоз эшенә Гөлзәһәрә дә бала вакыттан йөри башлый. Яхшы укыса да, дүрт сыйныф белем белән генә калырга туры килә. Башак җыялар, амбарлар янында эшли. Сугыштан соң урман кисәргә җибәрә башлыйлар. Әниләреннән сигез яшьтә калган сеңелләре Гөлсинә язмышына аеруча да тирән эз сала ул Алексеевск якларында урман кисү. Яз көне төнгелеккә кибәргә куйган чабатасын урлап китәләр, аякларын туңдыра. Аякларын көчкә саклап калалар, гомере буе ревматизм белән интегә; кияүдән дә аяклары авырту сәбәпле аерылырга мәҗбүр була; Маһирә апасы үз гаиләсенә алып кайта.

Ачлык һәм туңулар бигрәк тә үзәккә үтә шул. Сугыш алды елларында сыерларын фермага бирүләрен сорап киләләр (күпмедер ашлык хакына кебек истә әбинең) «Кызларымны аннары ни ашатыйм?» дип ризалашмый әтиләре.

-Аннары килделәр дә алып киттеләр. Без елап калдык, — ди Гөлзәһәрә әби. — Бәрәңге үстердек, кырда калган бөртекне җыеп, кычыткан киптереп чыктык кышларны. Әти бик тырыш иде. Бер аягы агач булса да, кулыннан килмәгән эш юк иде. 

Әтиләре аңа унтугыз яшь булганда үлеп китә.

Бәхет нигезе — тату гаилә

Бәхетенә, 1950 елда бик кешелекле, булдыклы Сәгыйть Шакиров дигән кешегә кияүгә чыга ул. Сеңелесе Гөлсинә дә кияүгә чыкканчы алар белән яши. Сәгыйть Чаллы Башында туган, әти-әнисе Кировка күченеп киткән булган. Сугыш вакытында хәрби заводта эшләгән. Рационализатор булып, бер линия снаряд урынына ике линия снаряд чыгаруны уйлап таба; калдык металлдан кашыклар ясыйлар, шуңа аңа ике зурлар паегы бирә башлыйлар. Гитарада уйнарга өйрәнә, чегән туйларында гитарада уйнап акча эшләгән вакытлары була. Шул рәвешле гаиләне туйдырырга булыша. 

Соңрак, Чаллы Башына кире әйләнеп кайткач, уйлап табуга әвәс Сәгыйть абый колхоз эшендә төзелешләрне җиңеләйтер дип кирпеч заводы төзергә тәкъдим итә. Төзелешне оештыручыларның берсе заманында миллионер «Татарстан» колхозын җитәкләгән председатель Гайфетдин Хөснетдинов була. Шулай ук бу эшкә колхозның төзү технигы Лотфуллин Нигъмәтулла да күп көч куя. Кирпеч чыгаруның серләрен өйрәнү өчен Сәгыйтьне махсус курсларда укытып кайтаралар. Төзелеш, аннары завод белән җитәкчелек эшен дә аңа йөклиләр. 

«Кирпеч заводында бик күп еллар эшләдем, — дип искә ала Гөлзәһәрә әби.

— Иң беренче җайланмаларны урнаштыру өчен нигезне ирем белән икәү казыган идек. Кирпеч сугу өчен балчык белән комны елга буеннан трактор белән төяп, машина белән ташыйлар иде. Барысы унике хатын-кыз эшләдек. Дүрт кеше агрегатка балчык бәреп тора, бер кеше кисүдә, ике кеше өстәл янында киселгән кирпечләрне ат арбасына салып тора. Өч кеше өч ат белән аларны ригага ташый. Тагын ике кеше ригада каршы алып, кирпечләрне кибәр өчен штабельләргә сала. Бик авыр кул хезмәте. Аеруча кисү эше авыр, шуңа күрә аны төшкә кадәр бер кеше, төштән соң икенче кеше алышынып эшлибез. Эше авыр булса да бик күңелле итеп, бик тату эшләдек».

Җәйләрен кирпеч заводында, кышларын фермада эшли. Эш күп иде, бер көн эшсез тормадык, ди ул да бу елларны искә алып. Ләкин зарланып искә төшерми ул бу хакта.

Сәгыйть абый тырыш, булдыклы, шул ук вакытта нечкә күңелле, җырга-моңга сәләтле кеше дә була. Гитарада да, баянда да яхшы уйный; Гөлзәһәрә белән бергәләп җырларга да яраталар. Хатыны белән балаларына тегү машинасында үзе матур-матур киемнәр, сандаллар, чүәкләр дә тегеп кидертә. Кызлары Рәйсә бер хәлне елмаеп искә төшерә. Аны башта беренче сыйныфка алмаска булалар, ләкин иртәгә мәктәпкә дигән көнне генә исемлеккә кертүләре турында хәбәр килә. Әтиләре бер төн эчендә фуфайкага дип алып кайткан «манчестр» тукымасыннан аңа мәктәп формасы өлгертә, ә алъяпкычны тәрәзәгә эленгән ак пәрдәне салдырып тегә. Беркайчан да югалып калмый ул.

Гаиләләре белән Мәскәүдә, Костромада, Ярославльдә туганнары янында булып кайталар. Шакир абый заманына күрә бик белемле, киң карашлы кеше була; яшереп кенә "Голос Америки«ны да тыңлый: дөнья яңалыкларыннан да хәбәрдар була.

Намуслы, гадел яшәү, кеше өлешенә кермәү — гаиләнең какшамас кыйммәтләре була. Өйләренә янкорма төзергә кирәккәч, колхоз рәисенә кирпеч сорап барган Сәгыйтькә: «Үз кулыңда була торып, өеңә кадәр кирпеч юл сала ала идең инде син», — ди аңа рәис. Андый мисаллары күп Гөлзәһәрә әбинең.

Гөлзәһәрә әби үзе дә кул эшләренә оста булган: эскәтерләр, яулыклар, кофталар бәйләгән. Кызлары да оста куллы булып үсә: кемдер бәйли, кемнәрдер тегә, чигә. Бер-беренә күркәм пар булып, алар Сәгыйть абый белән 54 ел яшиләр; биш бала үстерәләр, өчесенә югары белем бирәләр.

Сабыр холыклы кеше

2004 елда Сәгыйть абый вафат була. Бердәнбер уллары Раифне дә бакыйлыкка озаталар. Таянычын, якын кешеләрен югалту Зәһәрә әбинең сәламәтлеген нык какшата: ашказанын алалар; хастаханә юлларын башка сәбәпләр белән дә таптарга туры килә. Әлеге вакытта, тугызынчы ай инде сынган аягы рәтләнеп бетмичә, урын өстендә ятарга мәҗбүр. Кечкенәдән авырлык күреп, зарланмаска өйрәнгән буын вәкиле бу сынауларны сабырлык белән кабул итә. Догаларын укый, һәркемгә яхшы теләкләрен тели.

-Әни бик киң күңелле, ярдәмчел кеше булды. Беркайчан кеше сөйләмәде, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Намазын, уразасын калдырмады. Бернинди эштән курыкмады, эшләп яшәде, — ди Гөлзәһәрә әбинең кызы Рәйсә апа. 

Бүген ул әнисен тәрбияләп авылда яши. Әнисен карар өчен яхшы эшен калдырып, Казаннан авылга күчеп кайткан. 

 

Чаллы Башы авылында гомер кичерүче иң өлкән яшьтәге тыл ветераны Гөлзәһәрә Шакировага 5 февральдә 95 яшь тулды

Гөлзәһәрә әбинең бүгенге көндә дүрт кызы исән-сау, тугыз оныгы, унике оныкчыгы бар. Ни чәчсәң, шуны урырсың, диләр бит: шәфкатьлелек орлыгы чәчкән ана бүген якыннарының кадер-хөрмәтендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев