Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер урында утыз биш ел

6 апрельдә Акъяр авыл җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллин үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Ә бер айдан соң - май аенда, туган авылында алыштыргысыз җитәкче булып эшләвенә 35 ел булачак.

Данияр колхозчылар - Сәгыйть абый һәм Әминә апа гаиләсендә бишенче бала булып туа. Әти-әнисе хуҗалыкта эшләгән: әтисе - шофер, әнисе - терлекчелектә (хәзер алар мәрхүм инде). Ул кечкенәдән әти-әнисенә, абыйларына һәм апаларына өйдә, хуҗалык эшләрендә ярдәм иткән, көчле, сәламәт егет булып үскән.
Шахмай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Чистай совхоз-техникумына укырга керә һәм 2 курстан армиягә алына. Камчаткада Хәрби-диңгез флотында хезмәт итә. 3 ел хезмәт итеп кайткач, укуын дәвам итә.
1986 елда туган авылында (ул вакытта бу «Маяк» колхозы иде) авыл хуҗалыгы машиналары буенча механик булып эшли башлый. Шул ук елда Шахмайда укыган сыйныфташы Миләүшә белән туй ясыйлар.
Ике елдан соң район җитәкчелеге Данияр Гайнуллинны җирле авыл Советы рәисе вазыйфасына тәкъдим итә. Һәм 1988 елның маеннан бүгенгесе көнгә кадәр ул авыл җирлегенең алыштыргысыз башлыгы булып тора, авылдашларының һәм авыл проблемаларын хәл итә, алар шактый күп.
Шушы 35 ел эчендә авылның йөзе тулысынча үзгәрә, социаль әһәмияттәге яңа объектлар барлыкка килә, төзекләндерү буенча күп эш башкарыла.
Шул ук елда сайланган «Маяк» колхозы рәисе Рәшит Әхмәтвәлиев (ул да мәрхүм инде) белән бергә алар авылның икенче яртысында яңа суүткәргеч урнаштыралар, суүткәргеч барлык учреждениеләргә үткәрелә. Аннары авылга газ кертелә, ул 1992 елда тәмамлана.
90 нчы елларда авылда яшь гаиләләр өчен 15 ике фатирлы йорт төзелә, асылда яңа урам пәйда була.
Авылны төзекләндерү буенча байтак эшләр башкарылган - өч яңа плотина төзелгән, чишмәләр ремонтланган, һәлак булган сугышчы - якташларга яңа һәйкәл төзелгән.
- Бу планда безгә республика программалары һәм гражданнарның үзара салым акчалары нык ярдәм итә, - ди Данияр Сәгыйт улы. - Соңгы биш елда гына да берничә урамга вак таш- комлы катнашма салынды, җәяүлеләр өчен күперләр ремонтланды, республика программасы буенча Яшьләр урамына асфальт түшәлде, АМЙга 8 млн. сумлык капиталь ремонт ясалды, грант акчасына 1,5 млн. сумга МТЗ-82 тракторы сатып алынды. Үзара салым акчасына аның өчен чапкыч һәм механик көрәк алдык. 
Акъярлыларның районда беренчеләрдән булып, үзара салым акчаларын җыюлары хакында да әйтү урынлы булыр. 
2022 елда якташы Рифнур Сөләйманов ярдәме белән төзелгән яңа мәчет авылның һәм районның горурлыгы булып тора.
АҖ башкарма комитеты тырышлыгы белән авылда эшмәкәрләр саны да даими үсә. Терлекләр асрау буенча Акъяр АҖ районда лидерлык позициясен биләп тора. Һәм җирлек башлыгы үзе дә яхшы шәхси үрнәк күрсәтә: хуҗалыкта аларның 4 баш МЭТ (шул исәптән ике сыер), сарыклары һәм  кош-кортлары бар.
АҖ башкарма комитеты җитәкчелегендә иҗтимагый оешмалар, бюджет учреждениеләре актив эшли, ел саен барлык бәйрәмнәр һәм тантаналы чаралар тиешле дәрәҗәдә үткәрелә.
Бюджет учреждениеләре җитәкчеләренең үз авылдашлары булуы да сөендерә, бу исә башкарма комитетның кадрлар сайлау буенча яхшы эшләве турында сөйли.
Д.С. Гайнуллин 35 ел дәвамында актив иҗтимагый эш алып бара, АҖ һәм район Советы депутаты булып тора. 2003 елда ул производстводан аерылмыйча КФЭИ тәмамлый. Аның хезмәтләре бик күп бүләкләр белән билгеләп үтелә, ул «ТР җирле үзидарә органнарының атказанган хезмәткәре» исеменә ия.
Хезмәттәшләре аның турында җаваплы, намуслы һәм ярдәмчел җитәкче диләр, аны авылда һәм районда да хөрмәт итәләр.
Буш вакытларында Данияр спорт белән мавыга, ул элек көрәш белән җитди шөгыльләнгән, оныклары белән дә уйнарга ярата, алар инде өчәү. Ике улы да гаиләләре белән Казанда яши (аларның берсе хәзер СВО зонасында командировкада).
Һөнәри бәйрәм - Җирле үзидарә көне алдыннан, без Д.С. Гайнуллинны бәйрәм белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, яңа уңышлар һәм ниятләнгән планнарның үтәлүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев