Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бердәм гаилә — күркәм гаилә

Чаллы Башы авылында яшәүче Нуруллин Рәшит абыйга быел апрельдә 85 яшь тулды, тормыш иптәше Кәүсәрия белән гомер итә башлауларына — 63 ел

Авылда кеше бер-берсен бик яхшы белә: яхшысын да, яманын да яшереп калып булмый. Нуруллиннарның кешедән яшерерлек гамәлләре юк, шөкер. Тырыш, булдыклы, ипле, сабыр, ярдәмчел алар. Күршеләре дә, авылдашлары да һәрвакыт яхшы сүз белән генә телгә ала. Алма агачыннан ерак төшми — дүрт кызлары да шундый холыкка һәм хөрмәткә ия.

Үсмер чак

Аларның гомер китабын актара башласаң, һәр бите ил тарихының бер сәхифәсе кебек.

Икесе дә сугыш алдыннан туган балалар. 

Әтисе — Нуруллин Фәттах сугышка киткәндә, бер яшь тә бер айлык булып кала Рәшит абый. Шуннан соң «югалды» дигән хәбәре килә. Кайда үлгәнлеге 2012 елда гына билгеле була: медальонын Псков яныннан табалар. Әнисе, хатыны, дүрт баласы кала. «Абыйлар китте: берсе ФЗӨга, икенчесе — армиягә. Апа тормышка чыкты. Мин ике карчык белән калдым; шуңа ике карчыкны карар өчен мине армиядән калдырдылар. Яшьтән эшләргә туры килде инде. Кызлар икмәк арасыннан чүп утадылар, мин дүртенче класстан эшкә чыктым, бишенче-алтынчы классларда ат җиктем. Әниләр урак белән урдылар чүпне, бер уч-бер уч җыеп кыр кырыена куеп калдыралар да, без оланнар кечкенә арбага төйибез. Шулай малларга азык әзерлибез», — дип искә ала Рәшит абый.

Бригадир эшкә куша. Өйдә булмасаң, атны коймага бәйләп калдыра. Бармасаң — штраф. Атның хакын түләтәләр, бер атка өч сум. 

«Бик кырыс иделәр. Ашарга юк. Кырдан икмәк ташыйбыз. Кырда весовщиклар бар иде. Бункер тула да шунда бушатып калдыралар. Весовщиклар безгә нәрсә уралар (арышмы, борчакмы), шуны чиләктә куырып куялар. Без ачлар бит. Бөтенесе дә куырмый, кем куыра, шуңа төяшергә барабыз. Күршебез Дәүләтшина Гайнеруй апа куыра иде. 

Ул аяклы үлчәүләр бик зур иде. Весовщик чиләкләр белән башта шул зур савытка төйи, аннары фурманкага бушатабыз. Атлар тик тормый, кигәвен тешли дә, кузгалып китәләр. Бөтенебез бала-чага. Тракторда да хатын-кызлар сукаладылар әле ул вакытта».

Балдаклар бирешмәдек...

Сугыш тәмамланган, тормыш азмы-күпме җайга салына бара. Рәшиткә — 22 яшь, Кәүсәриягә 24 тулган — башлы-күзле булырга вакыт. Алар —авылдашлар. Ике яктан да әтиләр юк, тормыш йөген үзләре җигелеп тарталар. «Өйләнешкәндә балдак бирешмәдек инде, балдаклар бирешү модасы да юк иде аның ул вакытта. Кайтсаң кайтасың, кайтмасаң юк, диде дә китте, ияреп кайттым», — ди Кәүсәрия апа. 

Рәшит абый сәбәпләрен аңлата:«Ике карчыктан кала бүтән бернәрсәм дә юк. Әбигә 7-8 сум пенсия, әни яшен тутыра алмады, аңа пенсия юк, инвалидлык бирмәделәр, бер кулы исән түгел иде аның. Урактан кайтканда сынган да, кәкре ялганды. Ике карчыкка ахырда 12 сумлык пенсия булды. 
Кыз соратырга барсаң, аш белән барырга кирәк. Аннары кодагыйларны чакырып йорт күрсәтергә кирәк. Бөтенесенә акча кирәк. Әнигә «яшь җитте, өйләним инде», — димен. Әни дә «өйлән дә өйлән» ди үзе, ә рәт юк бит. Аннары болай гына алып кайт инде, улым, диде. Бардым да хәлне аңлаттым, әйдә, болай гына кайтабыз, минәйтәм. Ризалашты да, кич бакча артыннан гына кайтып киттек. Аннары абыйга әйттек тә, иртән абый әйтергә китте. Тәрәзәдән чыккан иде, ишек бикләп куйган, чыгармыйлар. Ябышып чыгу — электән килгән гадәт иде инде. Аннары миннән соң бетә башлады ул, колхоз акча түли башлады, хәлләнә башлады кеше«.

Алтмышынчы еллар: чабаталар салынды...

Рәшит абый сөйли. Аның сүзләре аша алар яшәгән чор күз алдына килеп баса. 

— Тамак 1958-59 елларда гына туйды. Колхоз бераз акча бирә башлады: бер хезмәт көненә —өч тиен акча. 20-30 көн эшли алсаң, күп хезмәт көне эшләгән буласың инде. 60 елларда налог — 250 күкәй, 250 литр сөт, 20-30 кг ит. Түләмәсәң — штраф.

Әниләр май ясый да, Чистайга илтеп сата. Кул астыннан гына сата, күрсәтеп сатарга ярамый. Күбрәк җәяү баралар, ат юк. Эш вакытында үз сыерыңны җигеп барасың. Колхозда ат урынына үгезләр иде. Зурраклар үгез җигеп тырмалыйлар. Сыер белән дә тырмалыйлар, атлар сугышка китеп бетте, начаррак атлар гына калды.

Аталы балаларны җиңелрәк эшкә кушалар. Безнең шикелле атасызларны нинди авыр эш бар, шунда йөрттеләр. (Кәүсәрия апа да, Рәшит абый да ятим). Бер тапкыр да «әти» дип әйтмәгән кешеләр без. Әниләр дә кырдан кайтмый иделәр. 

Укыганда чабата белән йөрдек. Әле яңа чабата булса — урлыйлар. Алдан чыкканнар кия дә китә, үзләренең тузган мыеклыларын калдыралар. Галәветдинов Ибраһим абый үреп бирә иде, соңрак абый да үрергә өйрәнде. Урманга барып төнлә юкәлек алып кайталар. Качып кына инде, алайса лесник тота. Җәяү барып җәяү кайталар. Чабатаны 57-58 ләрдә салганбыздыр, 1962 дә өйләнештек, ул вакытта чабата юк иде инде.
Салам түбәле йортлар да алтмышларда бетә башлады. 1962 да тракторга утырдым, төшкә кадәр урманнан колхозга агач ташыдык, төштән соң — хуҗалыкларга. 

45 ел тракторда эшләдем, аннары пенсиягә чыктым. Трактор белән салкын кабиналарда Әлмәткә йөрибез, бетон плитәләр, Закамьедан нарат ташыдык...

Ул салкын кабиналарда эшләүләр хәзер үзен сиздерә инде. Рәшит абый зарланмый үзе, ләкин ул шартлар сәламәтлекне бетерми калмаган.

Ун яшеннән эшли башлый

«12 баладан икәү генә калдыгыз дип елый иде әни, — ди Кәүсәрия апа. Аңа 87 яшь.

Гомер буе фермада эшли: «Ун яшемнән тотынган идем. Дуңгыз карадым. Ул вакытта бөтенесе кул белән. Агач койма, аны дуңгыз вата бит ул. Чиләк белән алып кергән азыкны киртә аша саласың, янына керә алмыйсың. Бер кешегә егермешәр баш. Үзебез куркабыз. Җиденче классны бетерүгә кергән идем шул эшкә. Көрәк белән кырып, чиләк белән тирес түгәсең, транспортирлар юк иде әле. Сыер да саудым. Яктыруга китәбез, ут юк, кесә фонарьлары белән йөрибез. Фермада — куыклы лампалар. Керосин лампасы булганга, ут-күз еш була иде, өйләр салам түбәле. Әниләр шул лампа белән терлек карарга чыга. Бөтен җирдә салам, лампа авуга — ут чыга. 

Сыер саугач, бер йөз метрдагы йортка илтәләр сөтне, караңгы, ут юк, тездән пычрак. Ферма тирәсендәге сазларда тракторлар йөри алмый иде.»
Техника йөри алмый — ә алар йөри, эшли, алдынгы була, колхозны, илне алга илтә. Шуңа күрә хәзер бер генә теләге Кәүсәрия апаның: «Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын».

Бердәм гаилә — күркәм гаилә

Бердәм гаилә — күркәм гаилә

Дүрт кыз, сигез онык, унөч оныкчык — Нуруллиннарның байлыгы зур.
Бүгенге көндә олыгаеп килгән әти-әниләренә бергәләп дүрт кыз, кияүләр, оныклар кадер-хөрмәт күрсәтә. Һәр бәйрәмдә, туган көннәрдә төп нигездә җыелышырга тырышалар. Әллә ни ерак та китмәгән кызлар туган якларыннан: Мәдинә —Чаллы Башында, Рузалия — Чертушта, Фәния — Акъярдә гомер итә, Мәрьям да Калмаштан еш кайтып йөри. Бакчаны да бергәләп карыйлар — әти-әниләре аларны шундый туган җанлы һәм бердәм итеп үстергән. Телләрендә — бары тик рәхмәт сүзләре.

«Әти-әни белән горурланабыз без, — ди кырык ел КАМАЗда эшләп, хәзер гаиләсе белән туган авылыбызга кайтып төпләнгән кызлары Мәдинә апа.
— Алар бик акыллы, дүртебезне дә укыттылар, әдәп-тәртипкә өйрәттеләр. Әти-әни гел бер-берсенә ярдәмләшеп яшәделәр, безнең өчен һәрвакыт татулык өлгесе, үрнәк гаилә булдылар. Күз тимәсен, киләчәктә дә шулай тигезлектә матур итеп яшәсеннәр иде». 

Гаилә — ул җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Нуруллиннар гаиләсе моңа ачык мисал. Озын-озак еллар шулай бер-берләрен зурлап, ярдәмләшеп, зур гаилә җылысына җылынып, сөенеп яшәргә язсын!

Бердәм гаилә — күркәм гаилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев