Беренче сыйныфлар китапханәдә беренче тапкыр
Ленино мәктәбенең беренче сыйныф укучылары «Китаплар шәһәре» урамнары буйлап йөргәннәр.
Ленино авылы китапханәсендә «Беренче сыйныфлар китапханәдә беренче тапкыр» дип аталган дәрес-экскурсия узган.
Китапханәгә беренче килү беренче сыйныф укучылары өчен бик мөһим вакыйга. Әйдәп баручы китапханәче балаларны «Китаплар шәһәре» урамнары буйлап сәяхәткә чакырган, анда урамнар урынына — стеллажлар, этажлар урынына — китап киштәләре, ә шәһәр йортлары урынына — китап томнары. Һәр йортның үз исеме бар. Сәяхәт барышында яшь укучылар китапның барлыкка килү тарихын белгәннәр, алар өчен яңа сүзләр белән танышканнар, әйтик, абонемент, уку залы, формуляр, стеллаж һ.б. Шулай ук алар кирәкле китапны ничек табарга икәнен белгәннәр, китапханә кагыйдәләре, китап белән эш итү серләре белән танышканнар.
Беренче сыйныф укучылары балалар өчен төрле журналларны һәм китапларны зур кызыксыну белән караганнар.
Беренче сыйныф укучыларына сәяхәт бик ошаган, алар китапханәгә килеп, беренче китапларын алырга вәгъдә иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев