Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Бергә без бер гаилә!“

15 май – Халыкара гаилә көнендә  Яңа Чишмә БСМ дә тәрбиягә (асрамага) бала алган гаиләләр  клубын ачу һәм “Бергә без бер гаилә“ проектын тәкъдир итү булып узды.


Яңа Чишмә районында барлыгы тәрбиягә (асрамага) бала алган 23 һәм 22 опекун гаилә бар, аларда 70 бала тәрбияләнә. Әлбәттә, алар аралашу, бик мөһим проблемаларны бергә карап тикшерү, уңышлары, тәҗрибәләре белән уртаклашу өчен тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләр клубын булдырырга  күптән теләгән. Бина белән проблема булмаган, тик аны җиһазландыру кирәккән. Шулай итеп, узган ел район Советы депутат – хатын-кызлар иҗтимагый берләшмәсе рәисе Надежда Попкова опека һәм попечительлек бүлеге  начальнигы  Миләүшә Хөснуллинага “РИТЭК“ АҖ һәм “Лукойл“ААҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына проект эшләү идеясен җиткерде. “Бергә без бер гаилә!“ проекты эшләнгән һәм инде көзен “Рухият  һәм мәдәният“ номинациясендә 200 мең сумга конкурс гранты откан.
- Тәрбиягә (асрамага) бала алган һәм опекун гаиләләр  клубында балалар һәм ата-аналар өчен мин уңайлы шартлар булдырырга теләдем, - дип сөйли Миләүшә Хөснуллина. - Безгә балалар сәнгать мәктәбенең яңа бинасында иркен, якты бүлмә бирделәр. Бу эш артыннан район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк йөрде. Без җиһаз-өстәлләр, шкафлар, урындыклар, диван сатып алдык һәм бүлмәгә урнаштырдык. Оештыру техникасы-интерактив такта белән  ноутбук, фотоаппарат, бергәләп чәй эчү өчен савыт-саба белән термопот та алдык. Бүлмә бик матур һәм уңайлы булды. Клубта бергәләп киңәшмәләр, семинарлар һәм ата-аналар өчен консультацияләр, “түгәрәк өстәлләр“ һ.б. үткәрәчәкбез. Әлеге  очрашуларда һәркем үзен борчыган теманы күтәрә, үзләренең уңышлары һәм хафалары белән уртаклаша, ярдәм ала ала. Безнең бергәләп эш итүебез опекага алынган балаларның күп кенә шәхси проблемаларын хәл итәргә, үзеңдә ышаныч тудырырга, позитив үзгәрешләр өчен эчке көчләр табарга, тормышта туган авыр хәлләрдә дөрес психологик юнәлеш алырга, гаиләдә уңышлы психоэмоциональ климат сакларга мөмкинлек бирәчәк. Чөнки баланың үз өе һәм үз гаиләсе булуы, аны яратулары һәм аның турында кайгыртулары мөһим булуын без аңлыйбыз. Җәмәгать оешмалары,  төрле дәрәҗәдәге белгечләр белән хезмәттәшлек итәчәкбез. Клубта без бәйрәмнәр үткәрәчәкбез, анда балалар үзләренең талантларын күрсәтәчәк. Аларның күбесе балалар сәнгать мәктәбендә укый, кем җыр буенча, кем музыка уен коралларында өйрәнә. Бүлмәдә хәтта чыгыш ясау өчен кечкенә генә сәхнә дә бар“.
Яңа клубта беренче очрашу Халыкара гаилә көненә багышланган иде. Балалар зур булмаган концерт күрсәтте: шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, гармунда уйнадылар, биеделәр. Бигрәк тә сәләтле өч кыз аерылып торды: Яңа Иванаеводан апалы-сеңелле Козюковалар һәм Ленинодан гармунчы Ваня Шаров.
Әти-әниләр опека бүлеге белән бергә байтак кына ризыклар һәм тәм-томнар әзерләгәннәр. Чәй янында гаиләләр бер-берсе белән  җылы  аралашты. Балаларга сәнгать мәктәбе буенча экскурсия үткәрделәр, ә  әти-әниләр Надежда Попкова һәм Миләүшә Хөснуллина белән борчыган мәсьәләләрне карап тикшерделәр.
Проблемаларның берсе – яшүсмерләрнең күчү яше. Балаларга бу чорны тыныч узарга ярдәм итү өчен әти-әниләр аларның психолог белән очрашуын оештыруны тәкъдим иттеләр. Моннан  кала, барлык балалар өчен уен чараларын күбрәк оештыруны, психологик темаларга әңгәмәләр  үткәрүне, клуб эшенә “Кайгырту“ ХСХКҮ, пенсия фонды белгечләрен җәлеп итүне сорадылар.
- Бәйрәм җылы мөнәсәбәттә һәм бик матур үтте. Балалар да, әти-әниләр дә канәгать калды, - диде психолог, гаиләгә тәрбиягә  ике бала алган Ләлә Усманова. - Мондый очрашулар безнең гаиләләргә бердәмрәк булырга ярдәм итә. Безнең клубта без үзебезнең тәрбияләү серләре белән уртаклашачакбыз, проблемаларны хәл итәчәкбез, кыенлыкларны җиңеп чыгуда бер-беребезгә булышачакбыз.
Мондый оешмага опекага һәм гаиләгә  тәрбиягә бала алган гаиләләр  күптәннән мохтаҗ иде, шушы яхшы эш өчен без район хатын-кызлар  Советына  һәм опека бүлегенә бик рәхмәтле.
Ольга Иванова
Миләүшә 
Хөснуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев