Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беркайчан да зарланмаска вәгъдә иткән

Ике тапкыр ачлыктан үлә язган, ләкин 8 яшендә биргән вәгъдәсен үтәгән

Юбилей

Тыл хезмәтчәне, сугыш ветеранының тол калган хатыны Мәгния Хәмит кызы Гыйльманова 1 гыйнварда үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Бу шатлыклы көндә алты баласы — Гөлия, Тәлгать, Гөлсинә, Равил, Равия һәм Суфия, кияүләре, киленнәре, 11 оныгы һәм 11 оныкчыгы да аның янында булган. Мәгния апаның барлык туганнары да тынычлыкта, татулыкта һәм муллыкта бәхетле яшиләр. Бу бәхетле тормышны аларга Ватанны дошманнардан яклаган әтиләре һәм бабалары бүләк иткән — гаиләдә алар турындагы истәлек буыннан-буынга тапшырыла. 

Мәгния апа үзенең бала чагын искә төшерә 

«Әтине фронтка сугышның беренче көннәрендә үк алдылар. Әни көне-төне колхозда эшләде, ә хуҗалыкта өлкән яшьтәге әбием белән без — 4 бала кала идек (ул вакытта миңа 7 яшь, өч эне-сеңелләрем — миннән дә кечерәк). Сугышның беренче айларында ничек тә яшәргә тырыштык — иске киемнәрне киеп йөрдек, ертылганнарын тектек тә тагын кидек. Ашауга килгәндә — элеккеге запасларны ашый тордык, җәй көне дә яхшы уңыш җыелды. Гаиләбез зур булганга күрә, көзен барысы да ашалып бетте — киләсе язны без авырлык белән каршыладык, төрле үләннәр белән тукландык. Шушы яз артыннан тагын салкын кыш килде... Мин ул вакытта инде икенче сыйныфта укый идем, укырга һәм язарга өйрәндем. Һәм әтинең фронттан килгән хатына җавап язарга уйладым. Хатны әтинең ярдәм итүенә өметләнеп яздым: чөнки ул янәшәдә булганда өйдә җылы да, ашарга да була иде. Үземнең хатымда мин әтиемә җәен үләннәр белән туклануыбыз, кышка 17 төрле үлән җыюыбыз, аларны киптереп, кабартма пешерүебез хакында сөйләдем һәм үләннәрнең бетүе, бик нык ашыйсы килүе һәм хәлебезнең авыр булуы турында да язып җибәрдем. 

Тиздән безнең өйгә көтелмәгән кунаклар килде, алар әни һәм әби белән бик озак сөйләштеләр, фронтка зар белән тулы хатны алар җибәргәнме-юкмы икәнен ачыкларга теләделәр. Өлкәннәрнең әлеге хат турында берни белмәгәннәренә инангач, «кунаклар» өй буйлап нинди дә булса азык-төлек эзләп йөрделәр, әмма таба алмадылар. Безгә «Киенегез. Балалар йортына барачаксыз. Сез әтиегезгә ашарга бернәрсәгез дә юк дип зарлангансыз», диделәр. Без елый башладык, әнигә ябыштык. Мин: «Зинһар, безне алып китмәгез, мин бүтән беркайчан да зарланмаячакмын», дидем, ә энем Халит, кулын сузды да, идән ярыгында табылган бөртекне күрсәтте: «Безнең ашарыбызга бар, тик безне әниебез белән калдырыгыз», дип елады. Алар безне кызганганнардыр, мөгаен. Һәм иртәгәсе көнне, сугышның беренче көннәреннән үк гаиләгә билгеләнгән пособиене алып килделәр. 

Мәгния Хәмит кызы әйтүенчә, алар бу паеклар турында ике ел белмәгәннәр дә, күрмәгәннәр дә. 

Шул вакыттан бирле гаиләнең яшәеше бераз җиңеләйгән, Ходай ярдәме һәм әниләренең армый-талмый эшләве барысына да исән калырга мөмкинлек биргән. Җиңү яулаганнан соң өйгә кайткан әтиләре теге хатның үзенә күпме авырлыклар китергәнен сөйләгән. 

Дезертирлар исемлегенә кертә язганнар

Кызыннан килгән хатны укыгач, Хәмит Рәхимов аның белән командиры янына барган да: «Әгәр минем гаиләм ачлыктан интегә икән, мин үз гомеремне кем өчен куркыныч астына куям соң?», — дигән. Аны дезертир дип атап, төрмәгә утыртырга яки тагын да куркынычрагы — атып үтерергә дә мөмкин иделәр. Әмма аңа бу адымын кичергәннәр: чөнки ул, танк училищесын тәмамлагач, сугышта танк командиры булган һәм бу вакытка шәхси һәм сугышлардагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим ителгән. Әмма, алай да, Хәмит Рәхимовны кулга алганнар. Аның гаиләсенең хәле турында запрос ясагач, танк дивизиясе командиры Рәхимовны азат итәргә боерган һәм сугышчыга аның гаиләсе турында инде кайгыртканнар, дип хәбәр иткән. 

Хәмит фронттан кайтканнан соң, гаилә тагын да ишәйгән: берсе артыннан берсе — тагын өч бала дөньяга килгән. Гаилә зурайса да, аның кереме элеккечә кала. Мәгния җидееллык мәктәпне тәмамлый — 15 яшьлек кыз өлкәннәр белән беррәттән эшли, ләкин эштән кайткан җиренә, аны буш тәлинкәләр генә каршылый. Әниләре зур гаиләне нәрсә белән тукландырырга белмәгән, чөнки колхозда, сугыш вакытындагы кебек үк, табельдәге «билгеләр» өчен генә эшләгәннәр.

Уттан — ялкынга

Яшәү авыр булуга да карамастан, яшьлек үзенекен иткән: 20 яшендә Мәгния Әсгать Гыйльмановны очраткан һәм яраткан. Диңгез флотында хезмәт иткән, сугыш ахырында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан егет төшеп калганнардан булмаган: Мәгниянең әти-әнисе кызларының кулын сорарга килгән егеткә тискәре җавап кайтарганнан соң, Әсгать аны урлап алып киткән. 
Мәгниянең газаплары инде беткән, ул мөстәкыйль һәм аның язмышы хәзер үз кулында булыр кебек тоелса да, ул әле алай булмаган. 

Аның каенанасы Мәгниягә карата бик үк яхшы мөнәсәбәттә булмаган. Язмабыз герое каенанасы белән бер түбә астында яшәгәндә күп кенә күңелсез мизгелләр кичерә, әмма иренә бу хакта бер сүз дә әйтми. 

Эне-сеңелләренең ятим балачагы

Мәгниянең әнисе Шәмсебисал иртә — 1956 елда вафат була. Аның балалары әниләренең тырышылгы белән исән калганнар. Аннан соң әтиләре өйгә яңа хуҗабикә — балаларына яңа «әни» алып кайткан. Әмма үги әни балаларны карамаган (иң кечесенә биш яшь кенә булган). Эштән соң арып кайткан әтиләре башта балаларының газаплануларын сизмәгән. Мәгния исә, туганнарына ничек тә ярдәм итәргә тырышкан. Тора-бара әтиләре ваемсыз хатыны белән аерылышкан. Аларның йортына Рәйсә апалары килгәч, Мәгниянең дә күңеле тынычланган. 
«Рәйсә апа эш сөючән һәм кайгыртучан кеше булды, өйдә ашарга икмәк булмаган чакларда да, ул барлык балаларны үзенең күңел җылысы белән җылытты һәм аларда иртәгәсе көнгә өмет уята белде. Рәйсә апаның игелекләре өчен Ходай аңа ир-бала, ә безгә Фәргать энебезне бүләк итте», — дип сөйли Мәгния апа.

Гыйльмановлар гаиләсе: тормыш җайланды

Ике тапкыр ачлыктан үлә язган, ләкин 8 яшендә биргән вәгъдәсен үтәгән

Гаиләнең тормышы 1965 елда, үз йортларын булдыргач, җайга салынган, бу вакытта Гыйльмановларның инде биш баласы булган, ә тагын ике елдан алтынчысы да туган. 
Йорт хуҗасы Әсгать Ризван улы грамоталы кеше: хуҗалык мөдире (завхоз), тракторлар хисапчысы (учетчик), тәэмин итүче (снабженец) булып эшләгән, менә дигән балта остасы булган, теләсә нинди эшне намус белән башкарган. Шуңа өстәп ул яхшы ир дә, игътибарлы әти дә була белгән. Мәгния апа колхозда эшләгән, ә пенсиягә чыкканчыга кадәр 20 ел медпунктта санитарка булып хезмәт куйган. Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында фельдшер үз урынында булмаса, Мәгния апа үзе дә аны алмаштырып тора алырлык итеп эшләгән. Ул температураны да үлчәгән, яраларны да бәйли алган һәм, хәтта теге яки бу авыртуны нинди үләннәр белән тынычландырырга мөмкин булуы турында киңәшләр биргән. Авыл халкы аны «безнең хирург» дип йөрткән.

Үзенең хезмәтләре өчен Мәгния Хәмит кызы Гыйльманова «Хезмәт ударнигы» исеменә ия, байтак медальләр һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. 

«Минем төп бүләгем — минем балаларым, алар арасында механизатор, инженер, укытучы, бухгалтер, программистлар да бар», — дип сөйләде чиста рус телендә минем әңгәмәдәшем. Ул рус телен телевизордан өйрәнгәнен әйтте һәм минем татар телен аңламавыма бик тә гаҗәпләнде.

Бу - язмабыз героинясының йортында эленгән такта, ул биредә яшәүче кешегә һәртөрле ярдәм күрсәтү билгесе буларак урнаштырылган. Ә бусы - ветеранның тол  калган хатыны йортына таба барган сукмакны  каплап киткән зур гына кар өеме. Аны Мәгния апаныкы белән янәшә торган ишегалдын кардан чистартучы трактор “төртеп” калдырган.

Бу - язмабыз героинясының йортында эленгән такта, ул биредә яшәүче кешегә һәртөрле ярдәм күрсәтү билгесе буларак урнаштырылган.

Бу - язмабыз героинясының йортында эленгән такта, ул биредә яшәүче кешегә һәртөрле ярдәм күрсәтү билгесе буларак урнаштырылган. Ә бусы - ветеранның тол  калган хатыны йортына таба барган сукмакны  каплап киткән зур гына кар өеме. Аны Мәгния апаныкы белән янәшә торган ишегалдын кардан чистартучы трактор “төртеп” калдырган.
Ә бусы - ветеранның тол  калган хатыны йортына таба барган сукмакны  каплап киткән зур гына кар өеме. Аны Мәгния апаныкы белән янәшә торган ишегалдын кардан чистартучы трактор “төртеп” калдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев