Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Бернинди акча җыю булырга тиеш түгел».

Яңа Чишмә районында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышында муниципаль контрактларның үтәлешен контрольдә тоту, БДИ уздырганда коррупцион факторларны кисәтү, шулай ук мәдәният өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш буенча эшләр торышы мәсьәләләре каралды, 1 яртыеллыкта муниципаль коррупциягә каршы программа үтәлешенә анализ ясалды.

Утырышны район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.

«Коррупциягә каршы көрәш аның төрле чагылышларында – бүген безнең өчен өстенлекләрнең берсе. Шуңа күрә соңгы вакытта без кумлыкка (кумовство) каршы көрәш, сатып алуларда тәртип урнаштыру өлкәсендә алып барган эшләр үз нәтиҗәсен бирә һәм аларның иң мөһиме - кешеләрнең ышанычы. Без бу эшне дәвам итәргә ниятлибез», - дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов.

Район прокуроры урынбасары Ленар Мисбахов муниципаль хезмәткәрләргә һәм бюджет учреждениеләре җитәкчеләренә карата әлеге затларның чыгымнарын контрольдә тоту өлешендә тикшерүләр үткәрергә, теге яки бу мөлкәтнең нинди акчага алынуын ачыкларга кирәк, диде.

Мәгариф өлкәсендә коррупцияне профилактикалау мәсьәләсен карап, Вячеслав Козлов «Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында бернинди акча җыюлар булырга тиеш түгел», дип ассызыклады. Ул ата-аналар һәм педагоглар белән бу мәсьәлә буенча аңлату эшләре алып барырга кушты.

Утырыш ахырында Комиссия муниципаль хезмәткәрләрнең дә, бюджет оешмалары җитәкчеләренең дә коррупциягә каршы стандартларны үтәүне үзләренең туганнарын эшкә кабул итү очракларын контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев