Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Беслан - бөтен планетаның әрнүле үкенече»

Петропавел мәдәният йортында белгечләр Петропавел мәктәбе укучылары белән экстремизм һәм терроризмны профилактикалау буенча «Беслан - бөтен планетаның әрнүле үкенече» дигән тематик әңгәмә үткәргәннәр

Беслан фаҗигасе терроризмның янәшәдә генә тамыр җәюенә, ә аннары, бөтен җәмәгатьчелекне куркытып, илдәге һәм дөньядагы тынычлыкны какшатуына дәлил булып тора. 
Тематик әңгәмә барышында укучылар Бесландагы фаҗигале вакыйгалар хронологиясе белән танышканнар, дөньяда, Россиядә террорчылыкның башлангычы, аның нәтиҗәләре һәм сәбәпләре турында сөйләүче видео-роликны караганнар. Балалар террорчыларның тоткыннары булган кешеләрнең нинди авыр газаплар кичергәннәрен, шушы авыр көннәрдә  ничаклы дәрәҗәдә ныклык һәм батырлык күрсәтүләрен искә төшергәннәр. 
Әңгәмәдә шулай ук җәмәгать урыннарында кайбер кешеләрнең үз-үзләрен тотышлары шик тудырса, гадәттән тыш хәлләрдә үз гомереңне  ничек итеп саклап калырга һәм  шул ук вакытта хокук саклау хезмәткәрләренә тоткыннарны азат итү операциясен үткәрүгә комачауламас өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында да сүз барган. Әңгәмә ахырында террорчылар кулыннан һәлак булган барлык корбаннарны бер минутлык тынлык белән искә алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев