Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беслан фаҗигасе һәр кешегә кагыла

3 сентябрьдә Россия халкы Беслан мәктәбенә террор һөҗүме корбаннарын искә ала.

2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбендә Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан үткәрелгән тантаналы линейкада фаҗига - теракт булды. Ул илебез тарихына үзенең мәрхәмәтсезлеге белән бөтен дөньяны тетрәндерерлек вакыйга буларак кереп калды. Бу көнне балалар һәм өлкәннәр - барлыгы 1116 кеше тоткынлыкка эләкте, шуларның 334е һәлак булды.
Ел саен 3 нче сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Әлеге дата 2005 нче елда «Россиянең Хәрби дан көннәре турында»гы Федераль закон нигезендә билгеләнгән һәм Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. 
Әлеге көн уңаеннан Шахмай авылы музеенда «Беслан - һәр кешенең фаҗигасе» дигән темага әңгәмә узган. Бу хакта редакциягә филиал җитәкчесе Гөлүсә Баһаутдинова хәбәр итте. Ул балаларга әлеге аяныч хәл турында сөйләгән һәм Беслан фаҗигасе турында кыска гына видео-роликлар күрсәткән. Аннары укучылар «Беслан, без сине хәтерлибез!» дигән аппликация ясаганнар һәм әлеге фаҗигале көндә һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев