«Без монда кайгыртучанлык тоеп яшибез»
Яңа Чишмә интернат-йортында озак вакытлы карау системасының уңай тәҗрибәсе бар.
2020 елдан Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре озак вакытлы карау системасы буенча эшлиләр. Шуның аркасында 2 ел эчендә 34 кеше мөстәкыйль тормыш өчен кирәкле күнекмәләрне саклап кала алган, ә бишесе аларны яхшырткан.
Озак вакытлы карау системасын куллануның уңай мисаллары турында интернат-йортта социаль тернәкләндерү буенча белгеч Л. А. Никитина сөйли:
«Бездә Эдуард Илдусович интернат-йортта 2008 елның 13 мартыннан бирле яши. Бирегә ул инсульт кичергәннән соң килде, ул гел урын өстендә ятты, үзенә үзе хезмәт күрсәтә, сөйләшә алмый иде. Озак вакытлы карау системасы һәм учреждение белгечләренең кайгыртучанлыгы Эдуард Илдусовичка реабилитацияләнергә ярдәм итте: ул яңадан утырырга, сөйләшергә, кресло-коляскалар ярдәмендә хәрәкәт итәргә, ашханәгә йөрергә һәм үз-үзенә хезмәт күрсәтергә өйрәнде.
Рөстәм Тәлгатович интернат-йортта 2019 елның 29 ноябреннән бирле яши. Бөгелмә шәһәренең билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен «Маяк» социаль адаптация үзәгеннән безнең интернат-йортка эләкте.
Белгечләребез башкарган эштән соң Рөстәм Тәлгатович трость ярдәмендә мөстәкыйль йөри, сүзләрне аңлый, үз фикерләрен белдерә башлады.
Зөфәр Таһирович бездә бер елдан аз гына күбрәк. Инсульттан соң килде. Йөри дә, хезмәт күрсәтә дә алмый иде, сөйләшмәде. Бүгенгесе көндә уңай динамика күзәтелә. Ул үзе утырырга, ятарга, ярдәм белән булса да урыннан торырга, кресло-коляскада хәрәкәтләнергә өйрәнде диярлек.
Александр Михайлович март аенда интернат-йортка аяк бармаклары ампутацияләнгәннән соң килде. Йөрми, стресс хәлендә иде. Башкарылган эштән соң ул мөстәкыйль рәвештә кресло-коляскада хәрәкәт итә, аннан трость ярдәмендә йөри башлады. Үзенә хезмәт күрсәтә, ашханәгә, урамда йөри ала.
Интернат-йортта Валентина Григорьевна апрель аеннан бирле яши. Беренче вакытта кеше белән аралашмый иде, авыр гына йөрде. Интернат-йортка килгәнче, өйдә генә утырган, чөнки чит кеше ярдәменнән башка йөри алмаган.
Хәзер Валентина Григорьевна мөстәкыйль рәвештә урамга үзе чыга, күңел ачу чараларына, вокал терапиясе дәресләренә йөри. Ул бик яхшы җырлый һәм бии. Яңа дуслар тапты. «Игелекле мөнәсәбәтләре өчен белгечләребезгә рәхмәт. Биредә без кайгыртучанлык тоеп яшибез», - ди Валентина Григорьевна.
Социаль хезмәт алучылар белән көн саен интернат-йортта төрле эшләр алып барыла. Озак вакытлы карау системасы учреждениенең барлык хезмәткәрләренә монда яшәүчеләр белән эшкә яңача карарга мөмкинлек бирә. Көн саен без эш күнекмәләрен камилләштерәбез һәм әби-бабайларыбыз файдасына үз белемнәребезне кулланабыз».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев