Хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан 6 март көнне "Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее"нда "Без - солдат әниләре" дип исемләнгән кичә үтте.
Очрашуга бүгенге көндә армия сафларында ил каршындагы бурычларын үтәүче лачындай егетләр үстергән әниләр- Илалова Гүзәлия (улы Ислам) һәм Лотфуллина Лидияләр (улы Рәмзил) килде. Бәйрәмне тамаша кылырга Ганиева Гөлфәния (күптән түгел ике улы армиядән кайтты) һәм Шахмай мәктәбе хатын-кыз укытучылары чакырулы иде.
Кичә сәхнәләштерелгән солдат озату күренеше белән башланып китте. Бик борынгы заманнардан егетләрне солдат хезмәтенә озату бөтен авыл халкын берләштерүче матур йола булып саналган: солдатка китүче егетне өйдән - өйгә чакырып, кунак иткәннәр, зурлап озатканнар. Иншалла, бу матур гадәтләр, берара югалып торганнан соң, киредән безнең көннәргә әйләнеп кайтты. Егетләребез бик теләп армия сафларына китәләр. Соңгы берничә елда гына Шахмай авылыннан 10-15 егет намус белән хәрби бурычларын үтәп,туган якларына әйләнеп кайттылар.
Солдат әнисе өчен иң зур юаныч - улыннан килгән хат-хәбәр. Кичәгә хәзерлек барышында армиядәге егетләр, әниләренә карата күңел түрендә булган уй-кичерешләрен кәгазь битенә төшереп, бәйрәм белән котлап хатлар яздылар. Балаларының хатларын укыганда әниләр уллары белән очрашкандай булдылар. Аларның күзләреннән тамган яшь бөртекләре дә бәхеттән, сагынудан һәм балалары белән горурланудан иде! Аларның хисләрдән ташып торган күңелләренә бер җылы сүз җитә. Бу көнне мондый сүзләр күп әйтелде. Хатын-кызлар советы рәисе Гөлназ Нуруллина сабырлык, түземлелек теләде һәм барлык хатын-кызларны якынлашып килүче яз бәйрәме белән котлады. Музей мөдире Гөлнар Камил кызы залда утыручы солдат әниләренә Ватанга тугрылыклы ил сакчылары үстергән өчен зур рәхмәтен белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Кичә күңелле генә чәй табыны янында дәвам итте.
Гөлнар Сабирова, Шахмай авылы тарихы музее мөдире
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев