Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы » фестивалендә

Лаешта үткән фестиваль - конкурсның зона этабында безнең район данын Черемухово Бистәсеннән Захаровлар нәселе яклады.

Фестивальгә гаиләләр республикабызның Кама аръягы зонасының тугыз районыннан килгән. Алар үз шәҗәрәләрен дулкынландыргыч итеп сөйләгәннәр һәм күрсәткәннәр. Һәр гаилә үз почмагын бизәп тәкъдим иткән, анда шәҗәрә агачы, гаилә фотоальбомнары һәм борынгы әйберләр күрсәтелгән, милли ризыклардан торган табын әзерләнгән.  Шулай ук командалар сәхнәдә үзләренең «Таныш булыгыз - минем гаиләм, минем нәселем»  дигән визит карточкаларын күрсәткәннәр. Анда алар үзләренең тамыр җепләре турында сөйләп кенә калмаганнар, хәтта җырлап та күрсәткәннәр.

Конкурсны компетентлы жюри бәяләгән. Жюри составына ТР Министрлар Кабинеты, ТР халыклары телләрен үстерү һәм мәдәният идарәсе, ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм КФУ вәкилләре кергән.

Яңа Чишмә районы данын Черемухово Бистәсеннән Захаровлар гаиләсе яклаган. Шәҗәрә агачы күп  ботаклы имән рәвешендәге стенд итеп  ясалган, ботакларның  һәркайсы - нәсел вәкиле.

«Шәҗәрә агачын ясарга Черемухово мәктәбе укытучысы Елена Данилова,  сценарийны әзерләргә - ҮКС методисты Надежда Зыковалар булышты, ә инде иҗади чыгышны Черемухово АМЙның «Рябинушка» вокаль ансамбле үз өстенә алды, - дип сөйләде ансамбль җитәкчесе Вера Коновалова. - Безнең коллектив белән зона турына Яңа Иванаево һәм Чуаш Чабаксары АМЙларыннан җырчы ир-атлар да барды, чөнки җырларны матур һәм  көчле  итеп башкару өчен өстәмә тавышлар кирәк иде. Без «Кукушка», «Держись, казак!», «Русских не победить» дигән җырлар белән чыгыш ясадык, чөнки конкурста  хәрби-патриотик юнәлешне тәкъдим иттек.

Захаровлар нәселендәге ир-атлар 1780 елдан башлап Россия чикләрен яклаган. Алар арасында Суворов походларында, Беренче бөтендөнья, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар, шулай ук «Засечная черта»ны саклаучылар бар. Әлеге бәйрәмдә бу хакта сөйләп үткән Антонина да ЭЭМ системасында күп еллар хезмәт итеп милиция майоры званиесендә отставкага киткән.

Табынны да рус кухнясы традицияләрендә әзерләдек   - ризыкларны өстәлгә матур итеп тездек. Анда ниләр генә юк иде! Пост ризыклары да, башкалары да, әйтик,  кәбестә һәм торма салаты, винегрет,  шомыртлы, эремчекле һәм мәкле пироглар, пилмәннәр, тавык итеннән пирог, чүлмәктә пешкән бәрәңге, чүлмәктә пешкән кабаклы тары боткасы, сало һ.б.  Эчемлекләрдән - борынгы рецепт буенча ясалган кесәл һәм шомырт төнәтмәсе. Әлбәттә, шомырт җимешләрен ризык пешерүдә куллану юкка гына түгел: бу Бистә исеме белән бәйле. Жюрига тәкъдим ителгән табын бик ошады булса кирәк.

 Без әле бу гаиләдә сакланган борынгы 100 еллык рус костюмын да тәкъдим иттек. Аны шушы гаилә вәкиле - карт әбиебез киеп йөргән.

 Безнең ансамбльдә катнашкан Валентина Николаевна Савельева командада  гына түгел, ә фестивальдә катнашучыларның да иң өлкәне иде. Ул да Захаровлар нәселеннән, хәзер аңа 80 яшь. Валя апа безнең белән җырлады һәм чыгышны алып баручыларның берсе иде. Жюри әгъзалары аңа рәхмәт белдереп, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Тамашачылар фикеренчә, без яхшы чыгыш ясадык. Жюри да безне ошатты. Безне алкышларга күмделәр. Тик призлы урыннар өчен баллар туплый алмадык, чөнки командада гаиләнең кече буыны - балалар юк иде. Калган командаларда нәселнең яшь буынын тәкдим итүче балалардан алып өлкәннәргә хәтле булды. Ә бу бәяләүнең бик мөһим критерие иде. Әмма тырышлыгыбыз юкка булмаган: безгә ике диплом, чәчәк бәйләме һәм командабызга зур торт бирделәр».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев