Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең байлыгыбыз - кешеләр

19 гыйнварда Чабаксар авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булып үтте. Утырышта җирлекнең башкарма һәм вәкиллекле власть эшләре, шулай ук 2016 елга бурычлар каралды.

Төп максатка - халыкның тормыш шартларын яхшыртуга - чабаксарлыларның адымнары ышанычлы. Чуаш һәм Рус Чабаксары, Благодаровка һәм Тат.Алкино авылларында яшәүчеләр үз авылларындагы тормышны яхшыртуны сүздә түгел, ә эштә күрсәтәләр. Мисал өчен, үткәрелгән референдумда барысы да үзара салым өчен тавыш биргәннәр һәм һәркайсыннан 500 әр сум акча алар өчен бик тә риза булырлык: халыктан 199000 сум акча җыелган. Республика бюджетыннан өстәп бирелгән акчалар белән бу сумма 995 мең сум тәшкил иткән. Бу исә 3,5 млн. сумнан бераз гына күбрәк тәшкил иткән җирле бюджетка менә дигән ярдәм. Җыелган һәм бирелгән акчалар тулысынча барысы да бергә алга куйган максатларга үзләштерелгән һәм юнәлдерелгән. Һәм бу эшләр тиз арада башкарылган, ә халык, кертемнәрнең бушка булмавын күреп, канәгать кала. Авылда хәйриячелек белән шөгыльләнүче кешеләр дә бар, бу Эдуард Евлентьев һәм Евгений Тихонов, авыл җирлеге "Кулон" а/ф белән дә яхшы элемтәдә тора.
Халыкның гаилә бюджеты чыганагы булып төп эш урыннары һәм ШЯХ дан кергән керемнәр тора. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 302 баш МЭТ бар, шул исәптә 155 сыер, 20 ат, 525 дуңгыз, 370 баш сарык. Халыктан сөт җыю белән "Игенче" КФХ шөгыльләнә, исәп-хисап вакытында ясала. Ит, бал һәм яшелчәне халык Яңа Чишмә, Казан базарларында сата. АҖ башкарма комитеты бу уңайдан аларга булышлык күрсәтә.
АҖ барлык программалар буенча эшли, аерым алганда, ШЯХ-га ярдәм күрсәтү программасы буенча федераль бюджеттан 456 мең сум күләмендә субсидия алынган.
Республика программасы буенча Чуаш Чабаксары АМЙ-га ремонт ясалган, Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы буенча Чуаш Чабаксарында каты түшәмәле юл салынган (500 м), АПК программасы буенча Моляковлар гаиләсе йорт төзегән.
Чабаксарлылар конкурсларда да катнашалар, әйтик, алар тарафыннан алынган грантка трактор сатып алганнар. Авыл җирлегендә бюджет һәм социаль тармаклар һәм башкалар, шулай ук җәмәгать оешмалары әйбәт эшлиләр. Алар территориясендә уңышсыз гаиләләр булмавы, балигъ булмаганнарның ПДН-да исәптә тормавы моңа үзе дәлил.
Халыктан кергән барлык шикаятьләр, мәсьәләләр АҖ советында эш тәртибендә карала һәм хәл ителә, үзләренең көченнән килмәгәннәренә район хакимияте булыша. Утырышта ишле гаиләләргә җир бирү, аерым йортка газ торбасы тарту, яткан "полицейскийлар" салу, юл билгеләре урнаштыру, ышыклану урынын авылга якынрак күчерү кебек проблемалар күтәрелде, шушы авыллар халкы 2016 елга да күмәкләшеп хәл итәсе бурычлар әле шактый.
-Боларның һәммәсе быел эшләнәчәк, - дип ышандырды чувашчабаксарлыларны район башлыгы Вячеслав Козлов һәм авылда берәр гыйбадәт йорты төзергә тәкъдим итте.
Аннан Вячеслав Михайлович авыл җирлеге советы һәм башкарма комитетының эшен уңай бәяләде, эшләнгән эшләр өчен рәхмәт белдереп, механизатор Аркадий Никифоровка 60 яшь тулу уңаеннан Рәхмәт хаты тапшырды.Утырышны йомгаклаганда, ул:
-Без иң бай муниципаль берәмлек түгел: безнең территориядә эре предприятиеләр эшчәнлек алып бармый, шулай да без яшибез, безнең байлыгыбыз - кешеләр, без максатка омтылган, иҗади, битараф булмаган кешеләребез белән бай. Бергәләп без бөтен авырлыкларны җиңеп чыгачакбыз.
Лариса ФЕДОРОВА Аркадий Никифоров Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев