Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Безнең Ләйсәнебез

Кышкы салкын көннәрдә, җәен яңгыр, боз яуса да, Ләйсән елмаеп килеп керсә, өйгә  нур тула, өйгә бәйрәм төсе керә.

Без, Бакташ поселогы кешеләре, аны көтеп алабыз. Ул безнең өчен гади хат ташучы гына түгел, ә барлык үтенечләребезне игътибарга алып, кемгә азык-төлек, кемгә дару  китереп торучы иң мәрхәмәтле кызыбыз да.
Безнең поселокта кибет тә, яхшы юллар да юк. Без, олы яшьтәге кешеләр, Ләйсәнебез булмаса иписез дә утырыр идек. Барлык Бакташ әбиләре, бабалары исеменнән барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа, Ләйсән.
Хатлар, газета- журналлар вакытында килеп торгач, дөнья хәбәрләрен дә белеп торабыз. Тормыштан артка калмаска тырышабыз. Кирәк булса, ул үзе укып, без аңламаганнарны аңлатып, кайчак үзенең киңәшләрен дә бирә.
          Ләйсәнгә әйтәсе килгән сүзебез:
          Гүзәллек сирпелеп тора
          Сөйкемле йөзләреңнән.
          Мөлаемлык  - карашыңнан,
          Назлылык - сөйләмеңнән.
          Без барыбыз да бик канәгать
          Эшләгән эшләреңнән!
Бакташ халкы исеменнән
 Мингали һәм Минниса Нәбиуллиннар.  
С. Борисова фотосы

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев