Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең районда – Төркия кунагы

Татарстанда изге Рамазан ае  дәвамында  Төркиядән  зур делегация (46 кеше) булачак. Аларның барысы да коръән-хафизлар, ягъни мөселманнарның изге китабы – Коръәнне тулысынча яттан белүчеләр.


Алар ай буена тәравих намазын укыта һәм хәтем чыга – Коръәнне тулысынча укып чыгып, район халкына  исәнлек, иминлек, бәрәкәт, уңышлар теләп дога  кылачак.
Шуларның берсе – Али Ихсан Эсги безнең районда, ул  ай дәвамында районның барлык мәчетләрендә булачак, вәгазьләр  укып, кичке тәравих намазын үткәрәчәк.
Коръән-хафиз Али Ихсан Эсги һәм район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов район башлыгы Вячеслав Козлов һәм дин мәсьәләләренә  курьерлык итүче район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин белән очрашканнар (рәсемдә). Төркия кунагы район башлыгына Төркия Президенты Р. Эрдоганнан сәламлау сүзләре җиткергән, җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдереп, үз визиты (килүенең) максатын аңлаткан.
Али Ихсан Эсги безнең  районда Рамазан ае азагына чаклы (15 июньгә  кадәр) булачак, шушы вакыт эчендә ул мәчетләрдә Коръәнне тулысынча яттан укыячак, Ураза гаете көнендә район халкына исәнлек, гаилә бәхете һәм уңышлар теләп,  үз визитын махсус дога (намаз) белән төгәлләячәк.
Азат Мусин.
В. Темников фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев