Безнең якташлар беренче бөтендөнья сугышында
Тарихчы галимнәр бәяләвенчә, кешелек тарихында 15 меңнән артык сугыш булып, аларда 3,5 млрд.кеше һәлак булган.
Беренче бөтендөнья сугышы (1914 елның 28 июле – 1918 елның 11 ноябре) – кешелек тарихында иң киң масштаблы кораллы конфликтларның берсе. Бу сугышта 9-10 миллион кеше үлгән, 55 миллионга якыны яраланган. Ул вакытта Россия империясенең 1 млн. 811 мең гражданы яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган, югалтулар исемлегендә безнең җирдә туып-үскән кешеләр дә бар.
Сугыш тарафыннан көчсезләндерелгән һәм интектерелгән революцион Россия, үзе өчен дәрәҗәсен төшерә торган Брест килешүен имзалап, 1918 елның мартында сугыштан чыга. 1918 елның ноябрендә Германия үзенең җиңелүен таный. Сугыш бетә.
1919 елның 28 июнендә имзаланган хурлыклы Версаль килешүләрен дә «акрын тәэсир итүче мина» дип атыйлар. Мина 1939 елның 1 сентябрендә, гитлер Германиясе икенче бөтендөнья сугышын башлаганда шартлый.
Беренче бөтендөнья сугышы чорыннан бирле йөз елдан артык вакыт узган. Кызганычка каршы, безнең күпләребез өчен ул тарихи вакыйга гына. Бу канлы сугышта катнашучыларның күбесен хәзерге буын белми. Әмма үз тамырларыңны истә тотарга кирәк!
РФ Оборона министрлыгы архив агентлыгы һәм Россия тарих җәмгыяте ярдәмендә «1914-1918 еллардагы Бөек сугыш геройлары истәлегенә» порталын булдырдылар. Порталда шул чорның 6 млн. -нан артык сканерланган документлар бар. Әлеге портал аша үз туганыңның бүләкләнүе, яралануы һәм һәлак булуы турында мәгълүмат табарга мөмкин.
«Буыннар мирасы музее» - «Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музееның» Акбүре филиалы бу юнәлеш буенча эшли башлады.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы район авыллары буенча «ТАССР төзелүнең 100 еллыгына» рубрикасы астында беренче бөтендөнья сугышында катнашучылар турында материаллар бастыра башлый. Бу елларда якташларыбыз өлешенә шактый авырлык туры килгән. Нәкъ менә алар, беренче бөтендөнья сугышында исән калганнар революцион вакыйгаларда, гражданнар сугышында катнашканнар, ачлык кичергәннәр, тыныч тормыш корганнар, колхозлар төзегәннәр. Кулына корал алып, икенче бөтендөнья сугышында катнашкан кешеләр дә бар, безнең аларны онытырга хакыбыз юк!
Мәгълүматларны мөстәкыйль алырга теләүчеләр «Яндекс» та түбәндәге адреслар буенча бу порталга керә алалар: «Мемориал» ОБД, бит ахырында – «1914-1918 еллардагы сугыш геройлары» - «Сугыш геройлары» яки dwar.mil.ru сылтамасы буенча – «Сугыш геройлары».
Анда 106 якташыбызның званиесе, хезмәт урыны, яралануы, контузия, госпитальдә дәвалану, вакыйга даталары белән үлгән яки хәбәрсез югалган булуы, кайберләренең белеме һәм гаилә хәле күрсәтелгән. Без бу исемлекне бастырабыз. Бәлки алар арасында күпләрнең туганнары әле дә кече ватаннарында яшидер.
Казаков Николай Николаевич, Демидов Владимир Александрович, Горев Василий Маркелович, Тельников Иван Иванович, Мятлев Роман Алексеевич, Метлев (Дмитрев) Иван Фомич, Мятлев Василий Семенович, Козлов Александр Григорьевич, Козлов Петр Григорьевич, Козлов Михаил Иванович, Козлов Иван Михайлович, Козлов Кирилл Прохорович, Петровичев Илья Егорович, Зайцев Федор Васильевич, Зюзенков Владимир Владимирович, Муханов Илья Иванович, Беленченков Павел Павлович, Гробовский Владислав, Лазарев Иван Федорович, Лазарев Петр Дмитриевич, Асамужин Газис, Саймидинов Сагубян, Корастелькин Егор Павлович, Иванов Иван Павлович, Иванов Андрей Павлович, Колесников Димитрий Константинович, Малотика Андрей Алексеевич, Маслов Роман Гаврилович, Крючков Николай Иванович, Пузиков Василий Иванович, Ястлев Василий Семенович, Швеев Алексей Иванович, Стариков Григорий Михайлович, Стариков Егор (Георгий) Яковлевич, Швеев Иван Захарович, Лобанов Василий Иванович, Леонов Андрей Иванович, Михеев Петр Иванович, Камальдинов Ауди, Берюлев Иван Федорович, Фомичев Иван Степанович, Семенов Наум, Чернов Дмитрий Иванович, Дектярев Петр Артемьевич, Фоменцов Ефим Иванович, Иванов Андрей Степанович, Зарубин Степан Леонтьевич, Бирюлев Филипп Матвеевич, Лежепеков Николай Федорович, Холин Алексей Михайлович, Холин Иван Егорович, Шилов Егор Петрович, Герасимов Николай Алексеевич, Атландеров Андрей Дмитриевич, Былинкин Иван Григорьевич, Петровичев Иван Васильевич, Астраханцев Григорий Логинович, Бирюлев Сергей Андреянович, Попков Никита Прокопьевич, Иванов Василий Степанович.
Рәсемдә беренче бөтендөнья сугышы елларында Яңа Чишмә авылыннан Михаил Лихачев (беренче рәттә сулдан беренче). Уникаль фотодокумент Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музеенда саклана, аны музейга фронтовикның кызы Зоя Михайловна Лихачева бүләк иткән.
(ахыры киләсе санда…)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев