Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең бердәнбер сугыш ветераны

Петропавел Бистәсендә яшәүче Григорий Иванович Быков 50 нче елларда Украинада бандерачылар белән сугышкан.

Хәрби частькә килгәннән соң 12 көн үткәч, пулялар аның янында бер-бер артлы оча башлый. Ләкин курку хисе булмаган, чөнки алар белән камалышта тәҗрибәле сугышчылар булган. Башта Григорий Иванович Львов өлкәсен бандерачылардан чистартуда катнаша, аннары аларны Ужгородка, ә аннан соң Германиядәге яшерен объектларны саклауга күчерәләр. Ветеран дүрт ай дәвамында куркыныч янаганда, әзер булыр өчен, автоматлар тотып, киенеп йоклауларын искә алды. Өч ел хезмәт иткәч, 1954 елда Григорий Иванович өенә кайта, комбайн, аннары машина йөртү курсларын тәмамлый һәм пенсиягә кадәр Куйбышев исемендәге колхозда шофер булып эшли. Үзбушаткыч һәм бортлы ЗИЛны, ГАЗ-53 бензовозын йөртә. Лаеклы ялга чыккач, бензин салу станциясендә эшли. Пенсиягә чыкканчы ук аның аяклары бик нык авырткан, ике ел таяклар белән генә йөргән. Бик озак дәвалана, шифаханәләрдә дә була. Кабат аякка баса һәм үзенең «ЗИЛ»ына утыра. Григорий Ивановичның хезмәт стажы 1960 елдан, хезмәт кенәгәсе дә шул елда ачылган, ә бит сугыш вакытында һәм аннан соң да күпме хезмәт куелган…

Аның тормышы тулысынча туган авылы белән бәйле. 1941 елда 8 яшендә әнисе һәм ике абыйсы белән әтиләрен фронтка озаталар. Әтисе яраланып кайткан һәм озак яшәмәгән. Яшүсмер чагында Григорий чөгендер басуларын утаган, ә урак өсте вакытында ат белән һәр көнне кырга (7-8 километр) мичкәләр белән су ташыган.

 Традиция буенча, без Җиңү көне алдыннан аның янына килгәч, ветераныбызның һаман да шундый ук көчле, оптимист, кунакчыл һәм аралашучан булуын күрдек, ә аның зарлану гадәте гомердә дә булмады. Элеккечә мәктәпкә патриотик чараларга йөри, быел шулай ук 23 февральгә авыл митингында катнашкан. 

2022 елда ветеран үзенең 90 яшьлек, ә хатыны Нина Петровна 85 яшьлек юбилейларын (5 октябрьдә, 7 октябрьдә) билгеләп үткәннәр, ә  бергә гомер итүләренә - 65 ел. Бу уңайдан балалары, оныклары һәм оныкчыклары бәйрәм оештырганнар, Быковлар гаиләсенең барлык әгъзаларының фотолары белән бөтен стенага панно ясатканнар. Фотолар бик күп, аларның берсендә эшләпә кигән бик матур яшь хатын-кыз елмаеп утыра. Баксаң, бу кызы Аннаның баласы -  Валентина Абрамова икән - театр һәм кино актрисасы,  Мәскәүдәге «Сфера» драма театрында әйдәп баручы актриса.
Ир белән хатынны алтынчы ел инде социаль хезмәткәр карый һәм аларның берсе Ольга Гарева  инде бер елга якын алар янында. 
«Сезне ничек карыйлар, Григорий Иванович?», дип ветераннан кызыксынабыз. «Берсеннән-берсе яхшы, - дип мактый ул аларны. - Без Олядан авылдагы, тирә-юньдәге яңалыкларны сораштырабыз, телевизордан илдәге һәм чит ил яңалыкларын тыңлыйбыз», дип сөйли ул.

Ольга атнага биш тапкыр килә, ул азык-төлекләр сатып ала, ашарга әзерли, ә Нина Петровна белән хәтта шигырьләр дә укыйлар, Пушкин шигырьләрен ул мәктәп елларыннан ук хәтерли. Ольга алар белән хәтерне яхшырту, кулларның моторикасын саклау өчен махсус дәресләр дә үткәрә, көн саен кан басымын үлчи, табиб язган таблеткаларны бирә һәм һәр атна саен район газетасының яңа санын аларга кычкырып укый.

-90 яшьлек юбилярлар һәм  якташлары - СВОда катнашучылар турында тыңларга яраталар, район яңалыкларын да, әлбәттә, - ди Ольга.

 Ләкин иң мөһиме, бу, әлбәттә, социаль хезмәткәр белән көн саен аралашу, бусы өлкәннәргә бик кирәк. Ике өлкән кешене дә ФАП хезмәткәрләре күзәтә, кирәкле анализларны алалар, ЭКГ төшерәләр һ.б. 

Григорий Иванович, күзләре начар күрсә дә, үзе дә айга бер-ике тапкыр кибеткә йөри. «Хәрәкәт тә кирәк бит, аякларны яздыру, авылдашларыбыз белән исәнләшү, сөйләшү, күрешү өчен чыгып йөрим. Хәзер мин аларны тавышларыннан гына таныйм. Ләкин мин яхшы ишетәм, Аллага шөкер», - ди ул.

Һәр ял көннәрендә Алабугадан уллары (Танайка авылыннан) һәм Әлмәттән кызлары кайта. Уллары Виктор һәм Юрий белән Григорий Иванович күптәннән яраткан җәйге балык тотуга йөри. Кыш буе шул хакта хыялланып чыга. «Быел да балалар белән елга буена бардык, ләкин көн бик тә җилле иде һәм балыксыз кайттык», - дип сөйләп алды ветеран. 
Быковлар хуҗалыгында тавыклар бар, алар өчәү (әтәч белән). Григорий Иванович аларны ашатырга чыга, кайвакыт моны Ольга эшли. «Бөртек байтак, пай өчен бирәләр. Җәй көне аларга үлән йолкып керәм», - ди ул. Кыш көне Григорий дәдәй кайвакыт кар чистартырга үзе дә чыга, социаль хезмәткәргә ярдәм итәргә тырыша. Бу эштә «тимурчылар» - мәктәп укучылары үзләренең укытучылары белән нык ярдәм итәләр. Алар көрәкләр белән килеп, ишегалдын һәм капка алдын менә дигән итеп чистартып китәләр икән. 23 февраль, Өлкәннәр көне бәйрәмнәрендә аны укытучылар, укучылар, ә клуб хезмәткәрләре исә музыкаль номерлар белән котларга киләләр. Кыскасы, ветеранны һәм аның хатынын игътибарсыз калдырмыйлар. Григорий Иванович һәм Нина Петровна моңа бик тә сөенәләр.

Авылда аның яшьтәшләре калмаган инде. Бервакыт Ольга аны тикшеренү өчен хастаханәгә алып барган, анда Григорий ага үзенең иптәше, Яңа Чишмәдән Юныс Насыйбуллинны очраткан.  Бер-берсе белән очрашу шатлыгы чиксез булган, алар сөйләшеп туялмаганнар.

Без быел Җиңү көне алдыннан ветеран янына беренчеләрдән булып килгәнбез икән. Ольга сөйләгәнчә, тиздән социаль яклау бүлегеннән киләчәкләр, ветераннар өчен бүләкләр әзерләнгән икән инде һәм, мөгаен, Григорий Ивановичны котларга башка кунаклар да килер. Аңа исәнлек-саулык, алга таба да үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүдә катнашуын, һәркем өчен ныклык һәм оптимизм үрнәге булуын телибез. Соңыннан без ел саен Җиңү көне алдыннан ветераныбыз янына килергә вәгъдә бирдек.

  Петропавел Бистәсендә яшәүче Григорий Иванович Быков 50 нче елларда Украинада бандерачылар белән сугышкан.
Фото. Григорий Иванович һәм Нина Петровна 70 елга якын бергә тату гомер итәләр. Автор фотосы.

  Петропавел Бистәсендә яшәүче Григорий Иванович Быков 50 нче елларда Украинада бандерачылар белән сугышкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев