Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең легендар шәхескә — 99!

10 сентябрьдә Тубылгы Тау авылында гомер итүче сугыш ветераны Хәниф Зарип улы Зариповка 99 яшь тулды.

Хәниф абый — безнең легенда һәм горурлыгыбыз. Ул районда 1942 елдан алып 1945 елда җиңү белән тәмамланган бердәнбер Бөек Ватан сугышында катнашучы. Ул Ленинградны яклый, Мурманск янында сугыша, Эстонияне, Польшаны азат итә, Берлинны штурмлый. Мондый ветераннар, республика буенча гына түгел, бөтен ил буенча бик аз калды.

Хәниф абый — ветеран гына түгел, ә уникаль ветеран. 99 яшендә дә аның сәламәтлегенә, дөрес фикер йөртүенә, юмор хисле булуына ак көнләшү белән көнләшергә мөмкин. 

Ветеран Җиңү көнендә митингка йөри, авылдашлары алдында чыгыш ясый, яшьләргә үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерә, патриотик бәйрәмнәрдә мәктәпкә чакырулардан да баш тартмый. Үзенең озын гомерле булу рецепты турында ветеран: «Беркайчан да эчмәдем, тәмәке тартмадым, һәрвакыт ураза тоттым» ди. Пенсиягә чыкканнан соң да егерме ел дәвамында ул туган авылында мәчеттә имам булып тора.

10 сентябрьдә Хәниф абый үзенең 99 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

"Без, мәдәният хезмәткәрләре, мондый вакыйгадан читтә кала алмадык һәм Хәниф абыйны юбилее белән котладык, — дип хәбәр итәләр редакциягә Тубылгы Тау АМЙ хезмәткәрләре
Безнең ветеран әйләнә-тирә дөнья белән бик кызыксына, укырга ярата, телевизордан дөньяда булган хәлләрне күзәтә. Оныклары аның янына еш киләләр, аның кызы Мәдинәгә ярдәм итәләр, ул әтисен карый, хуҗалык эшләрендә, бакчада булыша. 

Хәниф абый яшьләр белән шаяртып һәм анекдотлар белән күңелләрен ачарга ярата. Аның иң яраткан әйтеме бар — кунакларны 100 яшьлек туган көненә чакыру: "Әгәр исән булсагыз, юбилейга килегез",-дип шаярта ветеран бабай.

Хөрмәтле Хәниф Зарипович! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер телибез!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев