Безнең мобилизацияләнгән якташыбыз Николай Кузьмин ике хәрби бүләккә лаек булган
Болар — ЛНР медале һәм 1 августта — Россия Федерациясенең «2 дәрәҗә хәрби батырлык өчен» медаль.
Николай «техник-водитель» хәрби белгечлеге белән мобилизацияләнгән. Әмма Казанда — мобилизацияләнгәннәрнең хәрби берләшү пунктында аны фронтны кирәкле матди ресурслар белән тәэмин итүдә тыл эшен оештыру буенча хәрби логистика бүлегенә билгеләгәннәр.
Халыкта шундый әйтем бар, ышанычлы тыл — хәрби операция, сугышта җиңәргә ярдәм итә. Тарихта зур һәм кечкенә хәрби кампанияләрнең гаскәрләрне корал, азык-төлек, кием-салым белән тиешенчә һәм вакытында тәэмин итмәүдән уңышсыз тәмамлануының байтак кына мисаллары мәгълүм. Әлеге җитешсезлекләр сугышчан хәрәкәтләрнең барышына да, солдат һәм офицерларның хәрби рухына да тискәре йогынты ясый, әлбәттә.
Николай нәкъ менә шушы мөһим эш белән шөгыльләнә — хәрбиләрнең сугышчан сәләтен югары дәрәҗәдә тотарга ярдәм итә. Ул хезмәт иткән базада берничә склад бар: корал, ягулык-майлау материаллары, кием-салым һәм азык-төлек складлары. Николай — хәрби кием һәм хәрби экипировка склады мөдире. Бу бик җаваплы һәм мөһим участок. Уңайлы аяк киеме, бронежилет, каска һ.б., беренче чиратта, сугышчының гомерен саклар өчен кирәк. Николай китерелгән әйберләрне, шул исәптән адреслы гуманитар ярдәмне дә кабул итү, саклау, бүлү һәм аларны хәрби частьләргә җибәрү өчен җаваплы.
— Хәзер җиһазлар белән тәэмин итү эше җайга салынды, — ди ул, — дәүләт тарафыннан тәэмин итү эше яхшы оештырылган. Машиналарны частьләргә җибәрәбез. Барысы да барып җитә. Хәрбиләр зарланмыйлар. Складта кытлык юк.
Николай үз эшен намус белән башкара. Моның өчен ул күптән түгел Луганск Халык Республикасының «Матди-техник яктан яхшы тәэмин итү өчен» медале белән бүләкләнгән. СВО зонасында бүләкләр болай гына бирелми, димәк, чыннан да лаек булган! Әлеге медальне ул кыска вакытлы ялга кайткач, район башлыгының мобилизацияләнүчеләр белән үткәрелгән очрашуга тагып килгән иде.
Ул хезмәт иткән җирдә куркыныч түгел дип уйлау дөрес түгел. Сугыш барган һәр зонада да булу — тормыш өчен куркыныч.
Николай бомбаларның якын — тирәдә шартлавын әйткән, базада шартлау, танклар тавышы ишетелә, ди. Алгы сызык бик якында, бары тик берничә километр ераклыкта гына урнашкан. Снарядның теләсә кайсы вакытта очып төшүе ихтимал, әмма кайсы яктан һәм кайчан икәнен, беркем дә белми.
Атышлар да булган. Николай бервакыт «HIMARS» очып килгәнен, әмма зур зыян китермәгәнен сөйләде. Ләкин шуннан соң хәрби складларны башка урынга күчергәннәр, чөнки алар урнашкан урыннар сер булып калырга тиеш. Хәрби складларны юк итү һәрвакыт дошманның төп максатларының берсе булып тора. Теләсә кайсы вакытта һөҗүмгә каршы торырга әзер булыр өчен, Николай һәм аның хезмәттәшләре даими өйрәнүләр уза.
Сүз уңаеннан, безнең башка якташларыбыз да аннан ерак түгел икән, алар блиндажда яшиләр. Николай алар белән берничә тапкыр сөйләшкән.
Бу хакта безгә Николайның хатыны Валентина сөйләде, ул башлангыч мәктәп-балалар бакчасында пешекче булып эшли. Николай мобилизациягә кадәр «Механик Сервис» ҖЧҖдә хезмәт куйган. Ир белән хатын 2015 елда Әлмәт районыннан Яңа Чишмә районына күченгән.
— Көн саен шалтырата. Өйгә кайтырга теләвен әйтә. Ләкин хәзер беркемне дә ялга җибәрмиләр. Хезмәттәшләре арасында әле бер тапкыр да кайтмаучылар бар икән, ди Валентина.
Николай хатыны белән хәрби темага сөйләшми, чөнки ярамый. Ике атнага өйгә кайтканда да, сөйләшмәгән: «Кәефеңне төшермик әле», дигән.
Әлбәттә, ул хатыны, җиде һәм ике яшьлек кечкенә кызларын бик сагына (өлкән балаларына инде 19 һәм 17 яшь). Алар барысы да әтиләре белән бик горурланалар һәм аның тиз арада өйгә исән-сау кайтуын көтәләр.
Газетаны бастырыр алдыннан Валентина безгә 2023 елның 1 августында Николайның РФ тарафыннан «2 дәрәҗә хәрби батырлык өчен» дигән икенче медаль белән бүләкләнүен әйтте, аны якын арада тапшырачаклар.
Әлеге медаль белән хәрби әзерлектә, кыр (һава, диңгез) өйрәнүләрендә яхшы күрсәткечләргә ия булучы, хәрби хезмәттә һәм хәрби кизү торуда, өйрәнүләрдә һәм маневрларда аерым батырлыклар күрсәтүче, хәрби бурычын үтәгәндә батырлык, фидакарьлек һ.б. өчен Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт итүче хәрбиләр бүләкләнә.
Узнайте больше о службе по контракту в рядах ВС РФ, а также премиях, льготах и выплатах на: heroes-tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев