Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең тере легенда

Тубылгы Тау авылыннан Хәниф Зарип улы Зарипов 1942 елдан башлап бөтен сугышны үткән һәм Җиңүне Берлинда каршылый.

18 яшьлек егет чагында Ленинград янындагы Мясной Бор тирәсендәге сугышта катнаша. Бу каты сугышта барлык сугышчан иптәшләре дә һәлак була, ул үзе һәм яраланган командир гына исән кала. Хәниф Зарип улы контузияләнә, госпитальдә дәвалана, аннары яңадан фронтка китә. 256 нчы Кызыл Байрак пехота дивизиясендә хезмәт итә. Ленинградны, Эстонияне, Польшаны азат иткән, Берлинны штурмлаган. «Мин кайларда гына булмадым, - ди Хәниф бабай, - гомумән алганда, 1948 елга кадәр 6 ел хезмәт иттем».
 Мурманск янында да сугышкан. Күп еллар узгач, бабасы азат иткән, инде яңадан торгызылган шәһәрдә аның оныгы да хезмәт иткән.
Без сөйләшеп утырганда Хәниф бабай маршал Жуковның сугышчан бүләкләр тапшырырга килүен искә алды. Башкаларның һәм аның да кулын кысып, Хәниф Зариповның гимнастеркасына  «Сугышчан хезмәтләре өчен» медален беркеткән. «Безнең янга, гади солдатлар янына, фронтка үзе килде», - ди Хәниф ага. Ветеранның бер улы хәрби, 25 ел хезмәт итә, полковник званиесендә отставкага чыга (кызганычка каршы, ул инде исән түгел). Оныкларының берсе хәрби табиб, РФ ЭЭМ органнарында хезмәт итә.
Әйтергә кирәк, Хәниф бабай ветеран гына түгел, ә уникаль ветеран. Тулы булмаган 99 яшендә (туган көне 10 сентябрьдә) аның сәламәтлегенә, камил акылына, төпле фикер йөртүенә, юмор хисле булуына ак көнләшү белән көнләшерлек.
Ел саен 9 майда ветеран митингка бара, авылдашлары алдында чыгыш ясый, яшьләргә үгет-нәсыйхәт сүз-ләрен җиткерә, патриотик бәйрәмнәрдә мәктәпкә чакырулардан баш тартмый.
Апрель уртасында авылдашлары белән бергә СВОда һәлак булган якташын соңгы юлга озатырга да бара һәм, хәтта, аның рухына дога укый. Хәниф бабай Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүдә дә һичшиксез катнашачагын әйтте. 
Күп еллар район делегациясе составында башкалага Казан Кремлендә сугыш ветераннарын хөрмәтләү тантанасына бара.
Озын гомерле булуының рецепты турында: «Беркайчан да эчмәдем, тәмәке тартмадым, һәрвакыт ураза тоттым», ди. Хәниф бабай хәзер дә шундый, көн саен мәчеткә йөри, ә аның өстәлендә Коръән китабы. Сугыштан кайтуга ук ислам динен тиешенчә үти. Исән-сау кайтуы өчен Ходайга рәхмәтле булып дога кыла һәм мәчеткә йөри башлый.
 Пенсиягә кадәр Хәниф Зарип улы күп еллар колхоз конторасында кассир булып эшли, ә аннан соң 20 ел авылда имам була, бу вакыт эчендә күп кенә авылдашларын дингә җәлеп итә. Быел ураза вакытында мәдрәсәдә кичке намазларга йөргән. 
Ветеранның сәламәтлеге, Аллага шөкер, яхшы. Кан басымы нормада, әмма табиблар профилактика өчен иртән энап, пустырник төнәтмәсе һәм валерианка билгеләгәннәр. Ул аларның «боерыкларын» үти. Хәниф бабайны инде күп еллар кызы Мәдинә карый. Күршедә улы Рәис яши, каршы якта - башка килене, барысы да һәр көн килеп, ярдәм итәләр. Хәниф бабай йортында кунаклар еш була, район башлыгы да бәйрәм көннәре алдыннан, һичшиксез, килеп китәчәк, 9 Май алдыннан авыл җирлеге башлыгы, мәктәп укучылары да киләчәк.
- Кемнеңдер килүе шатлык бит ул, - ди ветеран. - Иң яхшысы - кешеләр белән аралашу.
Бер ай элек ветеран янына ТНВдан төшерү төркеме килгән. Телевидение хезмәткәрләре Җиңүнең 80 еллыгына зур проект әзерлиләр - сугыш ветераннары турында документаль фильм булачак.
- Алар Татарстанда, әти кебек, 80гә якын кеше калган, диделәр. Әмма фильмны ике елдан соң гына карарга мөмкин булачак, - дип сөйләде Мәдинә телефон аша. - Безгә фильм белән кассета алып килергә вәгъдә иттеләр. Күп сораулар бирделәр, шул исәптән Украинадагы хәлләр турында ул ниләр уйлый, дип сорадылар. Әти исә аның иң зур теләге - анда тынычлык урнашу, ике илнең дә президентлары уртак тел тапсын, сугыш хәрәкәтләрен туктату турында килешү төзи алсыннар,  дип җавап бирде.
Әлбәттә, Бөек Ватан сугышын кичергән кеше генә бу безнең һәм киләчәк буыннар өчен никадәр мөһим икәнлеген аңлый.
- Яшьләргә тыныч тормышны сакларга кирәк, - ди Хәниф бабай. -Ул сугышта күпме халык газап чиккән бит. Югалтуларның саны да бихисап - 50 миллион кеше белән исәпләнә. Аллам сакласын, мондый хәлләр кабатламасын иде. Иң мөһиме - барысы да тыныч яшәсен, дөньяда кешеләр сәламәт, ә илдә тынычлык булсын.
Хәниф бабай укырга ярата, бигрәк тә район газетасын, төрле журналлар, башка газеталардан да аерылмый диярлек, телевизордан дөньядагы вакыйгаларны күзәтә.
Бабайның оныклары еш киләләр, Мәдинәгә бакчада ярдәм итәләр. Хәниф бабай яшьләрне шаяртып, анекдот, мәзәкләр сөйләп күңелләрен күтәрергә ярата. Иң яратканы - кунакларны үзенең 100 еллыгына чакыруы. Ул һәрчак: «Әгәр исән булсагыз, кунакка килерсез!», дия икән.
 - Быелгы Җиңү көнен әти Яңа Чишмәдә каршы алыр, диде Мәдинә. 
Без барыбыз да, бигрәк тә район яшьләре, аны күреп һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан башка солдатлар белән бергә үлемгә таба барган, дөньяга батырлык, Ватанга мәхәббәт үрнәге булган кешегә рәхмәт сүзләрен әйтә алачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев