Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген, 8 апрельдә, Эчке эшләр органнары ветераны Николай Барсуков үзенең юбилеен билгеләп үтә

Аңа 50 яшь тула.

Тумышы белән ул Архангел Бистәсеннән. Гаиләдә икенче бала булып үсә, әтисе терлекче, ә әнисе баштан сыер савучы, аннан хисапчы булып эшли.

Гаилә үз хезмәте хисабына яхшы яши. Әмма Николайга 11 яшь тулгач, әтисе вафат була. Өйдә бердәнбер ир булып калгач, Николайга «тиз үсәргә» туры килә. Әнисе белән сеңлесе өйдә җыештырып, ашарга пешергән вакытта ул үзенең әле кечкенә булуын онытып, иртә таңнан сарайга чыгып терлекләрне караган. Иртәнге аштан соң мәктәпкә киткән, ә кайткач, яңадан  сарайда эшләгән. Урамда балалар белән уйнарга вакыты калмаган да диярлек. Еллар шулай узган. Һәр авыл кешесе авыл тормышының никадәр авыр булуын яхшы аңлый, ә әтисез - бигрәк тә. Вакыт уза торгач, гаиләдә үги әти барлыкка килгән.

Бәхеткә, ул мәрхәмәтле, тәртипле һәм гади, гаилә җанлы кеше булып чыга. Николай белән аның мөнәсәбәтләре бик яхшы була. Бүген дә ул: «Үз әтиемә миңа гомер биргән өчен, ә үги әтигә тәрбияләгән өчен рәхмәтлемен», - ди.

Мәктәптән соң Николай ДОСААФта укыган, анда машина йөртүче һөнәрен үзләштергән. 1990-1992 елларда армиядә чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән. Хезмәт итү дәверендә күп тапкырлар Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, әти-әниләренә тәртипле ул тәрбияләгән өчен командованиедән Рәхмәт хаты килгән.

Командирлар аңа чик буе гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итәргә тәкъдим итәләр. Тик Николайның бик нык өенә кайтасы килә. Авылга кайтып, бераз ял иткәч, кая эшкә керергә дип уйлый башлый. Николай холкы буенча - эмоциональ яктан тотрыклы, нерв системасы һәм физик әзерлеге нык булган егет. Моннан тыш ул тапкыр, тәвәккәл, үзенә таләпчән дә әле.

Дәүләт чиген саклау тәҗрибәсе булгач, Николай бердәнбер дөрес карар кабул итә - милициягә эшкә керә.  Ул анда 1992 елдан алып 2011 елның августына кадәр милиционер-шофер вазыйфасында хезмәт итә. Аның намуслы хезмәте турында түбәндәге бүләкләре сөйли: ТР ЭЭМнең Мактау грамотасы («Бурычка тугрылык өчен»), «ЭЭМдә мактауга лаек хезмәте өчен» 3 дәрәҗә медале.

Бүген Николай Александрович лаеклы ялда, әмма нефть компаниясендә ПКС машинисты булып эшләвен дәвам итә. Ул өч кызның әтисе - Марина, Татьяна һәм Анна. Ике яшьлек оныгы бар. Тормыш иптәше Наталья Валерьевна белән алар дус, тату яшиләр. 8 апрельдә Николай Александровичка 50 яшь тула.

Ветераннар Советы һәм район ЭЭМБ коллективы исеменнән аны юбилее белән ветераннар Советы рәисе Вәлиҗан Мохсинов һәм полиция начальнигы Ранил Нәбиуллиннар котлады.

Материалны О.Иванова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев