Бүген Архангел Бистәсендә яшәүче тыл хезмәтчәне Елизавета Ивановна Пищулина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Өлкән яшьтәге ханым авыр тормыш юлын үтә. 1941 елда гаилә әтиләрен фронтка озата. Тиздән ул Мәскәү янында үлә. Балалар арасында Лиза иң олысы була.
- Кычыткан, алабута ашап үстек, - дип күз яшьләре аша искә ала ул сугыш чоры балачагын. - Шуңа да исән калдык. Әни эшкә китә. Мин чокырлар буйлап балаларга үләннәр җыям. Өйгә кайтсам, алар баскыч төбендә мине көтеп утыралар, йөрерлек тә хәлләре юк. Әни эштән кайтуга кычыткан белән аш пешерә. Менә шуны барыбыз да чөмерәбез, икмәк тә, ярма да юк.
Ул 12 яшендә эшли башлый. Үгез җигеп кырга, ә урак өстендә ындыр табагына орлык ташыган.
- Үгез бик тә зур, мөгезләре куркыныч иде. «Лиза, ул сине бер тапкыр мөгезе белән төртсә, үтерәчәк бит», - дия торган булганнар. «Үтерми, ул миңа ияләшкән инде, - дия идем. - Җәй көне сабанчы, чәчүче булдым, кышын фермада бозаулар карадым, сыерлар саудым. Ул вакытларда кияүгә чыкмаган идем әле. Мәктәпне икенче сыйныфта ташладым, чөнки кияргә кием юк иде. Ач-ялангач идек, киез итек тә, кышкы кием дә булмады», - дип үткәннәрне искә алды.
Ул күршедә генә яшәүче Катя Ершова түти янында үскән (июль аенда без аның 95 яшьлеге уңаеннан язган идек). Лизаның әтисе ятим калган Катяны үз гаиләсенә алырга теләгән, әмма фронтта һәлак булган. Елизавета Ивановна 20 яшендә Лебедка егетенә кияүгә чыга, шул вакыттан бирле бу авылда яши. Аның әле армиягә озаткан егете дә була. Тик башка авылдашына, ятим Петр Пищулинга кияүгә чыга.
- Ничек килеп чыкканын белмим дә инде. Яхшы кеше иде, мине яратты. Акыллы иде. Бик шәп балта остасы булды. Башта аның өендә әти-әнисе белән бергә яшәдек, аннары ул яңа йорт бурады.
Әмма анда өч ел гына яшәргә туры килгән. Бервакыт күрше йортта янгын чыга һәм ут янәшә торган йортларга да күчә. - Кызганыч, төзедек тә, алты бала белән таш өстендә утырып калдык. Апабыз безне ике тәрәзәле өенә үз янына алды. Үзенең дә ике баласы бар иде. Аннары безгә ярдәм дә күрсәтелде, страховка алдык, бура сатып алгач, яңа йорт кордык.
Гаилә әкренләп зур хуҗалык булдыра. Башта кәҗә, аннан сыер, үгез, дуңгыз, сарыклар, казлар барлыкка килә.
Кияүгә чыкканнан соң Елизавета Ивановна сарыклар фермасында эшли һәм сарыклардан бәрәннәр алу планын һәрвакыт арттырып үти. - Минем хакта хәтта Яңа Чишмәдән хәбәрче дә язарга килгән иде. Ферма мөдире (без икәү эшли идек) безгә 100 сарыктан 130 бәрәнне саклап калсагыз, премия алачаксыз, диде. Сакладык, премия дә алдык, ак сарык бирделәр. Ул шундый зур иде, беренче елда йоны гына да 10 килограмм булды, балаларга оекбашлар бәйләдем. Икенче елда кара сарык һәм аннан соң да премия бирделәр.
Елизавета Ивановна бик иртә тол кала, Петр 40 яшендә яман шештән үлә. Өч олы кызы кияүдә, калганнары әле урнашмаган, иң кечкенәсе Галяга алты яшь кенә, ике улы әле яңа гына укырга киткән була һәм алар, әниләренә булышырга дип, кире кайталар.
- Володя армиядә хезмәт итте, ә Иван безне тәрбияләде, кияүгә бирде һәм әнине карарга калды, - ди Галина.
Елизавета Ивановна барлыгы тугыз бала тәрбияләп үстергән. Каенанасы юк, кайчакларда әнисе булышкан, тик ул аерым, улы гаиләсе белән яшәгән. Балаларны үстергәндә төрле чаклар булган, кайчак басуга да алып барырга туры килгән. Елизавета Ивановнага күп балалы ана буларак медальләр дә биргәннәр.
- Бүләкләр байтак иде, кечкенә чакта балалар уйнап, барысын да таратып бетерделәр, - диде ул. Петя үләр алдыннан, тагын кияүгә чыгарсыңмы, дигән иде. Юк, балаларны аякка бастырмыйча, беркемгә дә чыкмыйм, дип җавап бирдем.
Сарыклар фермасыннан соң Елизавета Ивановна бригадада да, аннан 5 ел кыр станында пешекче булып та эшләгән. Кирәк чакта, пенсиядән соң да пешерергә чыккан.
Галина әнисенең пироглар пешерү буенча оста булуын сөйләде. Ул Катя Ершова әбекәй яки Лебедкадагы күршесе Зоя әби белән бергә поминкаларга авылда бушлай пироглар пешергән, диде.
- Әйе, пироглар буенча без оста идек, - ди Лиза түти дә сүзгә кушылып. Елизавета Ивановна 15 ел инде бөтенләй күрми, әлегә кадәр ул сыер да асраган.
- Кашыкны күрмим, кулым белән капшый башлыйм, чәй салган бокалны да түгеп җибәрәм кайвакыт, - дип сөйли ул. - Ярый әле йорттагы бөтен почмакны да беләм. Савыт-сабаны үзем юам, караватымны да үзем җыештырам. Хәрәкәт итәргә кирәк бит. Тик бакчага, сукырайгач, чыкканым юк. Анда барысын да Иван эшли. Кызларым бәрәңге утыртырга кайталар. Иван ашарга пешерә, керләр, идәннәр дә юа. Ул мине тыңлый һәм: «Мин үз әниемне беркемгә дә бирмим», - ди.
- Әнинең яраткан улы һәм хәзер безнең бердәнбер абыебыз. Без барыбыз да аны бик яратабыз, - дип елмая кызы Галя (Галя ире белән әнисенә каршы йортта яши, калган балалары шәһәрдә, хәзер алтысы исән).
Беренче карауга Лиза әбигә 90 яшь бирмәссең дә, Галя аның чәчен дә матур итеп кискән. Әбигә комплимент та ясадык, сиңа 70 яшь кенә диярсең, дибез. Болай булгач 100гә кадәр яшәрмен әле, - дип көлә ул.
Елизавета Ивановна гомер буе «һәр тиеннең» кадерен белгән. Мал асрагач, акча туплаган, өйдә яхшы ремонт ясап, яңа мунча өлгерткәннәр. Үзе түгел инде, әлбәттә, балалары булышкан.
- Әни дә матур, чиста өйдә яшәсен, дип телибез, - ди Галина. - Әйе, хәзер барысы да бар һәм Ходайга моның өчен рәхмәт әйтергә кирәк. Менә мин һәрвакыт Ходайга рәхмәт белдерәм, шуңа күрәдер дә озак яшимдер, - ди Лиза түти.
Ул әле Спас каналы буенча «дини тапшырулар» тыңлавын да сөйләп алды. - Элегрәк, бер 10 ел тирәсе чиркәүдә үземнең туган апам белән җырчы идем. Ә хәзер өйдән чыкмыйм шул. Балаларым кайтып тора, юбилейга да кайтырга вәгъдә итәләр. Тормыш авыр булса да, барысын да кичердек, - дип сүзен йомгаклады ул һәм елмаеп кына: - Ярар, миңа 70 кенә дисез икән, димәк, 95 яшьне 75 дип кенә билгеләп үтәрбез, ходай насыйп итсә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев