Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бүген мөселманнар өчен Рамазан-шәриф ае башлана

Агымдагы елда изге Рамазан ае - уразаның беренче көне 24 апрельгә туры килә, беренче тәравих намазы 23 апрель кичендә укыла.

Ураза 30 көн дәвам итәчәк. Ай дәвамында мөселманнар катгый кагыйдәләрне үтиләр – үзләрен таң атканнан алып кояш батканчыга кадәр ашау-эчүдән тыялар, күңелләрен көндәлек догалар белән рухландыралар.
2020 елда фитыр сәдакасының күләме (ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) бер кешедән 100 сум тәшкил итә.
24 майда – Ураза бәйрәме.
Агымдагы елда коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, мәчетләрдә күмәк тәравих намазлары булмаячак, аларны өйдә укырга тәкъдим ителә.
Шулай ук күмәк ифтар мәҗлесләре дә үткәрелмәячәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев