Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча бүлек бу бәйрәмне эштә үрнәк күрсәткечләр белән каршылый, төгәлрәге, ТР буенча 58 бүлек арасында рейтинг буенча 8 урынны били.
РФ Суд приставы көне - суд эшчәнлегендә билгеләнгән тәртипне тәэмин итү, шулай ук барлык суд актларын һәм махсус вәкаләтле органнар актларын башкару буенча бурычларны үтәүче кешеләрнең һөнәри бәйрәме.
РФ Суд приставы көне 2009 елдан башлап РФ Президенты Указы белән ("Суд приставы көнен билгеләү турында" №1019, 8 сентябрь 2009 ел) һәр елны 1 ноябрьдә билгеләп үтелә.
2016 елның 1 августыннан Яңа Чишмә район бүлегенә Чирмешән районы бүлеге кушылды. Кабат оештырылган бүлек үз эшчәнлеген бүгенгесе көнгәчә башкара. 19 кешедән торган коллективны бүлек начальнигы - өлкән суд приставы Бутин Сергей Владимирович җитәкли. Суд приставлары - башкаручылар В.В. Захарова, Н.С. Шолгина, И.В. Фомичевалар үзләренең вазыйфаларын уңышлы башкаралар, аларга алиментлар, салымнар, ЮХИДИ, ЭЭБ һәм башка органнарның штрафларын түләттерү бурычы йөкләнгән. Ә аларның ярдәмчеләре: Р.Р. Ситдыйкова вакытлыча бүлек карамагында булган акчаларны бүлә, А.Д. Патрикеев башкару документларын теркәү, архив эшен оештыру һәм язма корреспонденцияләрне җибәрү белән шөгыльләнә. Суд эшчәнлегендә билгеләнгән тәртипне тәэмин итү буенча эшләрне оештыруны координацияләү бүлеге начальнигы урынбасары И.Х. Адиев һәм суд эшчәнлегендә билгеләнгән тәртипне тәэмин итү буенча суд приставлары - алар суд процессларында катнашалар һәм суд утырышларының, башкару эшләренең куркынычсызлыгын тәэмин итәләр, судка яки суд приставына - башкаручыга, суд приставлары хезмәте сорау алучысы янына килүдән баш тартучы - качып йөрүче кешеләрне алып килүне башкаралар.
Башкару эшләре барышында суд приставлары, аларның эш итүе бурычлыларда негатив ( тискәре) реакция тудырмасын өчен, үзләрен әдәпсез тотуга юл куймыйлар.
Суд приставы эше һөнәри осталыкны, үсешне һәм киләчәк буыннарның иң яхшы традицияләрен арттыруда даими камилләшүне таләп итә.
Россиянең суд приставлары хезмәте хезмәткәрләренә исәнлек-саулык, түземлелек, сабырлык һәм алда да нәтиҗәле эш итүләрен телисе килә.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев