Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген Яңа Чишмә районында төзекләндерү буенча икеайлык башланды

1 апрельдән 31 майга кадәр районда территорияләрне төзекләндерү буенча икеайлык узачак

Күркәм традиция буенча ел саен апрель-май айларында район торак пунктлары территорияләрен төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту буенча икеайлык үткәрелә.

22 мартта район башкарма комитеты 2021 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр төзекләндерү буенча 2 айлык үткәрү турында карар кабул итте. Бу чорга чараларның җентекле планы төзелде, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов җитәкчелегендә оператив штаб булдырылды.

Чаралар планы буенча территорияләрне, паркларны һәм скверларны, юлларны һәм юл кырыйларын, урман посадкаларын, сулыкларны һәм чишмәләрне, җитештерү базаларын җыештыру һәм чистарту, агач утырту, биналарның фасадларын ремонтлау һәм буяу, юлларны төзекләндерү һәм чистарту, зиратларны чистарту, чәчәк түтәлләре, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү һ. б. буенча зур эшләр планлаштырылган.

2, 7, 14, 21 апрель, 5 һәм 19 май көннәрендә шимбә өмәләре үткәрү, шулай ук атна саен административ биналар янындагы территорияләрне чистарту планлаштырыла.

Ринат Фәсахов җитәкчелегендәге район штабы икеайлык барышын контрольдә тотачак һәм координацияләячәк.

Икеайлык барышында районның административ комиссиясе даими рейдлар үткәрәчәк. Җирлекләр территорияләрен төзекләндерү һәм калдыклар (чүп-чар) белән эш итү кагыйдәләрен бозган очракларда комиссия штраф салырга мөмкин.

«Яңа Чишмә ТКХ» МУП һәм «Гринта» ҖЧҖгә чүп-чарны оператив рәвештә чыгару буенча махсус техниканың нәтиҗәле эшен оештыру, контейнер мәйданчыкларын чисталыкта тоту йөкләнгән. Шулай ук, без, район халкы да, коммунальчыларның хезмәтен хөрмәт итәргә, контейнерлар янына чүп-чар тутырылган пакетларны ташламаска тиеш.

Кече ватаныбыз өчен җаваплылык, иң элек, бергәләп аны ямьлерәк һәм уңайрак итүгә омтылуда да чагыла. Без бергәләп урамыбызны, авылны чиста һәм төзек итә алачакбыз.

Район халкы икеайлыкка актив кушылып, туган ягыбызны ямьле итәчәк, дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев