Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бәхетле картлык

Бүген Тубылгы Тау авылыннан хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Бисал Хәдиулла кызы Хөснуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Ул инде картада да булмаган Адамча авылында туып үскән, күп балалы гаиләдә иң зурысы булган. Әтисе фронтта һәлак була, әниләре алты бала белән ялгызы гына кала.
3 сыйныф тәмамлагач, Бисал апа 9 яшеннән колхозда эшли - әнисенә булыша башлый: атлар көтә, аларга азык пешекләп әзерли. Башкалар кебек үк, бик ярлы һәм ачлы-туклы яшиләр, черек бәрәңгедән, алабута да кушып, җәймә пешерәләр.
Бервакыт дус кызы Бисал апаны бергә күрше авылга хәер сорашырга барырга күндерә. Дус кызы бер өйгә кереп бер кисәк ипи алып чыга, ә Бисал апаның кыюлыгы җитми. Аңа оят һәм уңайсыз була. "Сорашып йөргәнче, мин ачтан үләм", - дип, ул учы белән битен каплый. Авыр булса да, эшләп ашый: кырда, агач хәзерләүдә хезмәт куя. Сугыштан соң гаилә сыер сатып ала, әмма озак вакыт үтмәстән аны салымга тапшырырга туры килә.
Булачак тормыш иптәше Таһирны (ул Югары Никиткино авылыннан) Бисал апа 1951 елда авыл Сабан туенда очрата. Ул аны өенә чаклы озата кайта һәм озакламый яучылар җибәрүен әйтә, һәм сүзендә тора да. Алар иңгә-иң куеп 60 ел гомер итәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бисал апа бозаулар, сарыклар фермасында эшли. Лаеклы ялга чыгар алдыннан кош-корт фермасында хезмәт куя - чебешләр үстерә. "Социалистик хезмәт ударнигы" билгесе белән бүләкләнә, Мактау тактасына кертелә. Таһир абый гел тракторчы булып эшли. Тракторы ватылганда, Бисал апа аңа ремонт эшендә булыша: тәгәрмәчләрне бергәләп куялар, узелларны җыялар-алмаштыралар, иренә деталь һәм инструментларны ялгышмый биреп тора. Өстәвенә ул әле бик яхшы хуҗабикә дә була, зур хуҗалык алып бара.
Бисал әби һәр җирдә тәртип яраткан, балаларын да шуңа өйрәткән. Аның бүген дә хәтере бик шәп, өйдәгеләргә кайсы әйберне кайдан эзләргә икәнен әйтеп тора. Ул балаларына бер-берсенә терәк булып, бергә-бергә яшәргә кирәклеген төшендерә. Юкка гына алар бер шәһәрдә генә түгел, ә Яр Чаллыда бер үк районда яшәмиләр. Олы кызы Галия генә 10 ел элек авыру әтисен карарга авылга күчеп кайткан. Әтиләре алты ел элек үлгән, ә Галия исә әнисе янында калган. Уллары һәм икенче кызы Яр Чаллыдан һәр көнне бер үк вакытта шалтыратып торалар. "Балаларымның тавышын ишетсәм, йөрәгемә җиңел булып китә, тынычланып калам", - ди Бисал әби. Оныклары да хәлен белешеп тора, алар унау, ә оныкчыклары инде 25 әү. Юбилей көнне барысы да кайтачак, алар өчен табын хәзерләргә җыеналар. Таһир бабай бик иркен өй төзеп калдырган, аңа өстәп янкорма да ясаган - зур гаиләне кунак итәр урын бар. Өйләре күп еллар элек төзелгән булса да, ул өр-яңа күк, бик уңайлы.
Бер оныгы - Гөлназ Тубылгы Тауда яши. Аның инде өч баласы, кечкенә кызы Әминәгә ике яшь.
-Безнең әби бик тәмле пешерә, - ди Гөлназ. - Без аларда бик еш кунак булабыз, иртән сәгать 8 гә - без йокыдан торган җиргә әбинең бөккәннәре, вак бәлешләре инде пешкән була. Ул бар эшкә дә ничек өлгерәдер? Бәйләүгә дә бик оста. Барыбызга да җылы носкилар бәйләп бирә.
- Гомерем эштә һәм зур гаиләмне кайгыртып узды, - ди Бисал әби. - Бүген барысына да сөенеп яшим.
Бисал әби бүген дә кул кушырып утырырга яратмый: йә кухняда кайнаша, йә кызына булыша. Биш вакыт намазын да калдырмый, яшьрәк чакта да ире белән уразасын да тотканнар, догалар да укыганнар. Күршеләре белән дә бик тату яшәгәннәр һәм яшиләр алар.
- Бүгенге көндә дә балалары да, оныклары да проблемалар туса әни белән киңәшләшәләр, аның һәрвакыт акыллы сүз әйтәчәген һәм төпле киңәш бирәсен беләләр. Анардан башка бер генә мәсьәлә дә хәл ителми, - ди Галия. Бервакыт оныгы Гөлназ: "Әби, сиңа икенче гомер бирелсә, син аны ничек үткәрер идең? - дип сорагач, Бисал әби: "Шулай ук яшәр, бер нәрсә дә үзгәртмәс идем, мин - бик бәхетле", - дип җавап биргән.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев