Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Әбием әкиятләре“

Халыклар дуслыгы йортында ҮКС китапханәчеләре "Әбием әкиятләре" дип аталган яңа ел алды фольклор кич утырулар үткәрде.

"Өч кыз" татар халык әкиятен сәхнәләштереп тамаша кылу бәйрәмнең төп вакыйгасы булды. Тамашачылар әниләре һәм әбиләре укыган әкиятләрне, үзләренең беренче китапларын искә алдылар. Китапханәчеләр үз укучыларын телдән халык иҗаты: халык әкиятләре, җырлар, мәкальләр, табышмаклар белән таныштырдылар. "Әбием сандыгыннан әкиятләр" дип аталган викторина сорауларына бик тиз җаваплар таптылар, әдәби геройлар турындагы табышмакларны чиштеләр, һәм барысы бергәләп халык әкиятләреннән таныш җырларны башкардылар.
"Халкымның күңел бизәкләре" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылган иде, электрон презентация күрсәтелде. Бәйрәм азагында тамашачыларны татар милли ашларыннан авыз иттерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев