Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү

"Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү"-бу эшмәкәрләрнең хакимият органнары җитәкчеләре белән булган даими очрашулар сериясе.Очрашуларда катнашучылар хакимият органнары җитәкчеләре алдына конкрет сораулар куялар.

Яңа Чишмәдә дә Татарстан Республикасы Президенты карамагында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең, ТР буенча Баш федераль инспектор,ТР прокуратурасы вәкилләре һәм Яңа Чишмә район җитәкчелегенең кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашулары булып узды."Сорау-җавап" формасында барган ике сәгатькә сузылган бәхәсләр (дискуссия) барышында Яңа Чишмә бизнесменнары эшмәкәрлек Советы вәкилләренә сорауларын яудырдылар гына. Булган проблемалар арасында җирле дәрәҗәдә хәл итү мөмкин булганы юк иде. Мәсәлән, эшмәкәрләр инде салынган биналар һәм алар астындагы җир участокларын теркәү программасының үтәлерлек булмавы турында сөйләделәр. Әлеге объектларны шәхси милек итеп рәсмиләштерү байтак вакытны сарыф итә, тик, тырышлыкларга да карамастан, эшләр үзгәрешсез кала бирә.
Авыл кибетләрен һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрен мәҗбүри модернизацияләү (яңарту) турында Әлфия Сафонова сөйләде. Ул онлайн-кассалар авылда фәкать декоратив элемент кына була алуын, ә аларга чыгымнарның зур булуын билгеләп үтте:
- Шуңа өстәп, "Татфондбанк"та саллы гына акчаны да югалткач, миңа кайбер сәүдә нокталарын ябарга туры килде. Людмила Черняева да аның белән килеште, чөнки аның практикасында "бернигә дә ярамаган" бер хезмәт - куркынычсызлык төймәсе бар инде, бу әйбер ай саен бер дә бушка аның бизнесыннан ярыйсы гына күләмдә акча "ашап" тора.
Рамил Нуртдинов зур күләмдә отчет таләп итүче хезмәтләрдән, шулай ук үзләренең хезмәт эшчәнлекләре буенча бизнеска ярдәм итәргә тиешле, ә чынлыкта контрольлек итүче органнардан канәгать булмавын белдерде, ә алар бары комачаулыйлар гына.
- Бизнеска һәр көнне 20 төрле контрольлек итүче органнар белән очрашырга һәм көрәшергә туры килә, нигездә алар авылга булышырга тиешләр, ә алар безгә комачаулыйлар, беренче чиратта, алар киләләр дә штраф язалар, - ди ул.
Авыл эшмәкәрлеге проблемалары да читтә калмады. Татьяна Белоглазова сүз алды. Ул ташламалы кредитлар алу, әзер продукцияләрне сату һәм авылда хуҗалык итүнең башка проблемаларына кагылды.
Сүзне район башлыгы Вячеслав Козлов алды. Аның чыгышыннан күренгәнчә, ул райондагы бизнеска кагылышлы барлык проблемалардан хәбәрдар, ул үзе дә чыгыш ясаучыларның барлык сүзләрен игътибарга алуларын сорап эшмәкәрлек Советына мөрәҗәгать итте.
- Һәр тәкъдим, сорау һәм шикаять теркәлгән һәм һәркайсы республика җитәкчелегенә җиткереләчәк, - диде эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев