Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәлки кем дә булса әсирлеккә төшүчеләр арасында үз туганнарын таныр

Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы музей -мемориалы мөдире Михаил Черепанов Акбүредәге "Буыннар мирасы" музее директоры Вәсил Вәлиуллинга икенче бөтендөнья сугышы елларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган яңачишмәлеләрнең исемлекләрен тапшырган.

Әлеге исемлекләрдә язмыш кушуы белән фашистларга әсирлеккә төшүчеләрнең (24 кеше) берничәсенең фамилияләре бар. Кызганычка каршы, нацист тәмугының үлем газапларына түзә алмый, аларның күбесе һәлак булган. Гитлер ерткычлары әсирләрнең документларын төгәл алып барганнар. Без сугыш тоткыннарының учетка алу карточкасыннан якташларыбызның фоторәсемнәрен бастырып чыгаруны әлеге язма белән төгәллибез (безнең сайтта - novoshishminsk.ru - әлеге канкойгыч сугыш документларын тулысынча карарга була).
Әгәр дә кем дә булса әсирлеккә төшүчеләр арасында үз туганнарын таныса, Вәсил Вәлиҗан улы түбәндәге телефон номерлары буенча "Буыннар мирасы" музеена мөрәҗәгать итүләрен сорый. Тел.: 89047617009, 8(84348)36-2-98 (яисә 2-24-32, 2-21-46 телефон номерлары буенча безнең редакциягә дә шалтыратырга була).
ПОЛУКАРОВ (Поликарпов?) Михаил Иванович, 1912 елда туган, Яңа Чишмә авылыннан. Моторлаштырылган частьләрдә хезмәт иткән. 1941 елның 6 июлендә әсирлеккә төшкән, әсирлектә тракторчы булып эшләгән. 1941 елның 7 ноябрендә үлгән (әсирлектә). Әнисенең кыз фамилиясе Старикова. Туганнары - Полукарова И.
ШИЛОВ Иван Павлович, 1918 елда туган, Чабаксар авылыннан (туган урыны - Харьков шәһәре). 1941 елның 4 июлендә Минск янында әсирлеккә төшкән. Әсирлектә шофер булып эшләгән. 1943 елның 13 гыйнварында үлгән. Әнисенең исеме Надежда. Туганнары: Блинов Иван Дмитриевич, Чабаксар авылы, Яңа Чишмә районы.
СОЛОВЬЕВ Петр Дмитриевич, 1918 елда туган, Яңа Чишмәдән. Элемтәче - телефончы булып хезмәт иткән. 1941 елның 25 августында Эстониядә әсирлеккә төшкән. Әсирлектәге белгечлеге - слесарь. 1943 елның 11 декабрендә үлгән. Әтисе Дмитрий Алексеевич.
ШАТУНОВ Василий Михайлович, 1912 елда туган, Яңа Чишмәдән. Төзелеш батальонында хезмәт иткән. 1941 елның 3 июлендә Рига янында әсирлеккә төшкән. 1941 елның 5 ноябрендә үлгән. Туганнары: О. Шатунов, Яңа Чишмә авылы, Чернышевский ур., 129
ПАШУТИН Василий Филиппович, 1906 елда туган, Петропавловкадан. 1943 елның 6 маенда үлгән (әсирлектә).
Фоторәсеме юк (картада бары бармак эзләре генә).
ШЕШОЛИН Михаил Дмитриевич, 1921 елда туган, Яңа Чишмәдән. 1941 елның 13 июлендә Винница янында әсирлеккә төшкән. 1942 елның 10 июлендә үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев