Борынгы мәчет мәдәни мирас булып торачак
Зирекле мәчетен реставрацияләгәндә бер гасыр элек салынган мәчет диварларының яхшы хәлдә саклануы ачыкланган.
Искиткеч нәрсә янәшәдә булган
Төгәлрәге, табигый ташлардан һәм кирпечтән өелгән бу диварларга якынча 117 ел. Тик алар әле генә төзелгән кебек сакланган. Аның 1905 елда Әлмәт районының Бута авылыннан рус осталары тарафыннан башкарылуы мәгълүм. Бу - уникаль таш дивар, хәзер әлегедәй эшне башкара алырлык осталар калмагандыр, мөгаен: ташларның барысы да җентекләп сайлап урнаштырылган. Бу хакта мәчет имамы Ильяс хәзрәт Сөләйманов сөйләде.

Зирекле мәчете - районда иң борынгы мөселман дини корылмаларның берсе. Ильяс хәзрәткә хәтта авыл җирлеге башкарма комитеты аша да әлеге тарихи объектның дәүләт тарафыннан саклануы турында табличка биргәннәр.

Мәчетне төзекләндерү турында карар узган елның көзендә кабул ителгән иде. 2 ай эчендә диярлек авыл һәм мәхәллә кешеләре 1,5 млн. сум акча җыйганнар.
- Нигездә, акча мәхәллә кешеләре - авыл халкы тарафыннан җыелды, - ди Ильяс хәзрәт. - Алар бездә бик ярдәмчел. Авылдашларга интернет челтәре аша мөрәҗәгать иттем. Акчалар килүе дәвам итә. Кемдер материаллар белән булыша, кемдер акчалата. Мәсәлән, җылы идәннәрне төзекләндерүгә Казаннан Хөснетдинов Рәшит Илдус улы 250 мең сум акча җибәргән инде.
Башта без диварларны һәм түшәмне гипстан сылап бизәкләп ясарга теләдек. Ремонтны үзебез башладык. Иске штукатурка катламын төшергәч, табигый таштан һәм кирпечтән ясалган гаҗәеп матурлыкны күрдек. Мин фотоларны Казанга реставрация эшләре буенча оештыру бүлегенә җибәрдем. Анда бу диварлар борынгы архитектура һәйкәле - шедевр буларак сакланырга тиеш диделәр һәм үз белгечләрен җибәрделәр.
Бераз тарих турында
Радик Салихов һәм Рамил Хәйретдиновларның «Татарстан Республикасы: татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре (XVIII гасыр ахыры – XX гасыр башы)» китабыннан:
«Мөселман гыйбадәтханәсенең хәзерге кирпеч бинасы, мөгаен, икенче мәчет булып торадыр. 1903 елның сентябрендә мәчет проекты (архивта сакланмый) Казан губернасы Идарәсе тарафыннан расланган. Рәсми мәгълүматларга караганда, мәчет төзелеше 1905 елда тәмамланган. 1906 елның 4 мартыннан имам итеп Камалетдин Сираҗетдинов (20.05.1869 елгы), ә 1882 елның 3 октябреннән кече мулла - Мөхәммәтгәрәй Әхмәтвәлиев (1860 елгы, ул 1935 елда үлгән) билгеләнә.
Турыпочмаклы таш мәчетнең түбәсендә манара. Бина озынлыгы буенча вестибюльле ике зал урнашкан. Мәчеткә керү төньяктан булган. Мәчетнең стеналары известьташтан эшләнгән. Совет чорында мәчет манарасы сүтелә. Мәчетнең үзенчәлеге - ике катлы түбә астында ярымтүгәрәк михраб. Бина классик юнәлештәге эклектика стилендәге архитектура һәйкәле булып тора.
Беренче мәхәлләнең сакланып калмаган беренче агач мәчете 1908 елда иске бина урынында (ул 1857 елда төзелгән) төзелә. 1876 елның 27 сентябреннән Мөхәммәтхади Әхмәтов (туган елы - 16.11.1853) мәчеттә имам хезмәтен үти. Мирхаҗетдин Мөхәммәтвафин (туган елы - 16.11.1874) 1893 елның 18 октябрендә мәхәлләнең икенче мулласы урынына сайлана.
Бүгенге мәчет
Ильяс хәзрәт 26 нчы ел Зирекле мәчетендә имам булып тора. Бервакыт аны, Чистай мәчетенең яшь мулласын, Зирекле мәчетенә Рамазан аена гына дип җибәргәннәр. Әмма яшь имам авыл кешеләренә ошаган һәм алар Аксакаллар советына аны бөтенләйгә калдыруларын сорап үтенеч язганнар. Ильяс хәзрәт үзе дә калырга карар кылган. Зирекле авылында ул яшь укытучыга өйләнә.
Ул эшләгән чорда мәчеттә бик күп эшләр башкарылган. Бина гел яңартылып тора. Башта 2005 елда юыну өчен урын булдырганнар. Аннан зур бүлмәләрнең берсен бүлгәләп, ике бина ясаганнар, аларның берсе - имам бүлмәсе. Моннан тыш, манара ремонтлана һәм аны металлосайдинг белән тышлыйлар. Бер елдан мәчет түбәсен дә шул ук материалдан (манара төсендә) ясыйлар. 2015 елда зур эш башкаралар, нәкъ менә мәчет янында мәдрәсә төзелә. Бу бина бер үк вакытта ашханә дә булып хезмәт итә, анда дини бәйрәмнәр һәм ифтар мәҗлесләре уза. Мәсәлән, Рамазан аенда биредә көн саен йөздән артык кеше: ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар ифтар мәҗлесләренә җыела. Мәчеттә төзекләндерү буенча күп эш башкарылган: металл коймалар, парк, анда чәчәк түтәлләре һәм агачлар утыртыла. Ишегалдында склад биналары төзелә.
Яңа үзгәрешләр
Реставрация эшләре түбәндәгедән гыйбарәт: һәр таш һәм борынгы кирпеч чистартылачак. Алга таба алар арасында яңа җөйләр ясалачак, ә аннары ташларны лак белән каплаячаклар, - дип сөйләде Ильяс хәзрәт. -Реставраторлар - өч рәссам көн саен иртәнге сәгать 8дән кичке җидегә кадәр эшлиләр.


Район башлыгы Вячеслав Козлов әлеге искиткеч табыштан соң мәчетне карарга килгән һәм нефть оешмаларыннан 150 мең сум күләмендә ярдәм вәгъдә иткән.
- Планда гипстан сылап бизәкле асылмалы түшәмнәр ясау, - дип дәвам итә Ильяс хәзрәт. - Тәрәзә төпләреннән алып идәнгә кадәр диварлар периметры буенча агач рамка булачак, ләкин стенага терәп үк түгел, ә пространство (бушлык) калачак. Шунда яктырткычлар куела. Түшәмдә кәрнизләр ныгытылачак. Борынгы таш диварлар шул яктырткычлар белән яктыртылачак. Әкияттәге кебек бик матур булачак! Бу - Яңа Чишмә районында бердәнбер уникаль мәчет: бер үк вакытта борынгы архитектура һәйкәле дә, хәзерге вакытта мөселман традицияләрен торгызу символы да булачак.
Борынгы мәчеттә район җитәкчелеге делегациясе булды.
Фото: мәчет архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев