Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Брест крепостен саклаучы билгесез герой

Безнең якташыбыз ахыргача Брест крепостен саклаучылар сафында булган

Аның язмышы һәм  туган ягында билгесез калган батырлыгы турында редакциягә Черемухово Бистәсендә туып-үскән Сергей Данилов язган, ул безнең районнан Бөек Ватан сугышында катнашучылар буенча зур эзләнү эше алып барган. 

Көчле рухлылар

Брест крепостен саклаучы билгесез герой 

«1941-1945 еллардагы сугыш тарихында Брест ныгытмасын саклау, сугышның башлангыч чорындагы Одесса һәм Севастополь оборонасы белән беррәттән, безнең солдатлар һәм офицерларның ныклык һәм батырлык символы булып тора. Анда катнашкан ике сугышчы югары билгегә - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, болар: безнең Татарстаннан 44 нче укчы полк командиры майор Петр Михайлович Гаврилов (1957 ел) һәм НКВД гаскәрләренең 17 нче Брест чик буе отрядының 9 нчы чик буе заставасы начальнигы, лейтенант Андрей Митрофанович Кижеватов (1965 ел). 

Күп кенә хәрбиләрнең батырлыгы һәм Брест ныгытмасын саклауның кайбер эпизодлары күп еллар дәвамында билгесез булып кала. Майор П.М. Гаврилов рәсми рәвештә Брест ныгытмасының соңгы саклаучысы булып санала, ул 1941 елның 23 июлендә фашистлар белән соңгы сугыш алып бара һәм яраланган хәлдә әсирлеккә алына. Аның шул вакыттагы хәле Сергей Смирновның «Брестская крепость» китабында тасвирлана: «...әсирлеккә эләккән майор командир формасында була, ләкин аның бөтен киемнәре телгәләнеп беткән, йөзе дары корымына һәм тузанга буялган, битен сакал баскан. Ул яраланган, аңсыз хәлдә һәм бик  ябык булган - нәкъ скелет шикелле. Аның, хәтта су йотарлык та хәле калмаган һәм табибларга аның гомерен саклап калу өчен бик нык тырышырга туры килә». 

Немецларның Кораллы көчләр Югары командованиесе генерал-губернаторлыгы гаскәрләренең командующие Брест ныгытмасының соңгы хәрби - саклаучылары турында болай дип язган: «23 июльдә, көндез, Төньяк капка янындагы каземат янында яшеренеп яткан рус солдатлары территорияне «чистартырга» дип килгән төркемгә ут ача. Алты кеше яраланган. Контр чаралар дәвам итә». (Хәбәр 19.00 сәгатьтә җибәрелгән). 

Чираттагы хәбәр 25 июльдә 18.30 сәгатьтә җибәрелә: «24 июльдә Брест-Литовск цитаделе дошман көчләренең калдыкларыннан чистартыла. Шул ук вакытта рус өлкән лейтенанты әсирлеккә алына, җиде рус кешесе үле килеш табыла. Цитадель дошманнан чистартылган, дип санарга мөмкин». 30 июльдә Брестка яңа комендант, пехота генералы Вальтер фон Унру килә. Ул биредә күп нәрсәләр эшләргә туры килүен аңлый: «цитадель җимерек хәлдә була, әмма аның эчендә исән калган совет солдатлары әледән-әле мылтык-пулеметлардан ут яудыралар».

Безнең билгесез герой Герой-якташыбыз Григорий Тимофеевич Ерундовның да батырлыгы  әлегә чаклы мәгълүм булмый, ул 1916 елда Яңа Чишмә районы Петропавел авыл советына кергән Аверьяново авылында туган. Брест ныгытмасын саклаучылар турында күп мәгълүматлар сугышта катнашучы Владимир Иванович Купчиков (1924 - 2005) тикшеренүләре нигезендә басылып чыккан «До последнего патрона» (1990 ел) китабында урын алган . Ул Брест ныгытмасын саклаучылар, аларның тиңсез батырлыгы турында 30 елдан артык мәгълүмат җыйган.  

        Гражданнар сугышыннан соң Григорий ятим кала һәм берникадәр вакыт өлкән абыйсы Федор Тимофеевич тәрбиясендә үсә. 30 нчы еллар башында ул Иваново өлкәсенең Родники шәһәренә апасы янына китә. Кызыл Армиягә чакырылганчы Григорий Родники шәһәре «Большевик» комбинатының механика бүлегендә эшли. Анда ул Евдокия Васильевнага өйләнә, аларның улы Станислав туа. 

Брест крепостен саклаучы билгесез герой 

Брест крепостен саклаучы билгесез герой 

Евдокия Васильевна сөйләве буенча, Григорий бик аралашучан, оптимист кеше булган, балта эше белән мавыккан. Ул киләчәккә планнар корган: үз гаиләсе, яңа йорт булдыру, дуслар белән очрашулар, сәяхәтләр һәм табигатьтә ял итүләр... Ләкин бу планнарны сугыш бозган. 1939 елда Григорий Тимофеевич Кызыл Армиягә чакырыла һәм Брест крепостендә 6 нчы укчы дивизиясенең 125 нче укчы полкының атлы разведка взводы составында хезмәт итә һәм чик буе хезмәтен башкара. Документлардан белгәнебезчә, 1941 елның июнь уртасында, ныгытмада урнашкан подразделениеләрнең күп өлеше планлы өйрәнүләр үткәрү өчен полигонга чыгарыла. Брест ныгытмасында НКВДның 17 нче чик буе отрядының чик сакчылары, 6 нчы һәм 42 нче укчы дивизияләрнең ярдәмче бүлекчәләре - төрле бәяләмәләр буенча Кызыл Армиянең 6000-9000 солдаты һәм офицеры кала. 

Соңгы патронга чаклы

   1941 елның 22 июнендә иртә таңнан Брест крепостенә артиллерия уты яуган һәм авиация һөҗүм иткән. Цитадель (Үзәк утрау), Волын һәм Тересполь ныгытмалары өчен каты сугышлар башлана. Григорий Тимофеевичның сугышчан иптәше Дмитрий Аристовның истәлекләре буенча, ул көнне Григорий 125 нче укчы полк сугышчылары төркеме белән Кобринск ныгытмасын саклаган. Майор Гаврилов җитәкчелегендәге Кобринск ныгытмасының Көнчыгыш фортын саклаучыларның каршылыгы 29 июньдә ныгытмаларга самолеттан берничә 500 кг-лы һәм бер 1800 кг-лы бомба ташланганнан соң җимерелә. Шуннан соң вермахтның 45 нче дивизиясе частьләре җир асты казематларын методик рәвештә тикшерә башлый: фашистлар югалтулар кичергән урыннарда дошман утлы кораллар куллана һәм бар нәрсәне дә яндыра. Сугыштан соң казарманың төньяк-көнбатыш өлешендәге каземат стенасында ныгытманы саклаучы бер хәрбинең «Мин үләм, әмма дошманга бирешмим. Хуш, Ватаным ! 20.VII.1941», дигән сүзләре табылган. 

Әсир булса да, сынмаган

Брест крепостен саклаучы билгесез герой 

 Немец документлары буенча (әсирлеккә эләгүченең карточкасы), Григорий Тимофеевич 1941 елның 10 июлендә әсирлеккә эләгә. Димәк, ничек кенә авыр булса да (ачлык һәм ялангачлык), ул крепостьнең башка саклаучылары белән бергә 29 июньнән соң да ныгытманың җир асты казематларыннан һөҗүмнәр ясый һәм дошманга зыян китерүне дәвам итә.  

Өч ел әсирлектә булганнан соң исән калган бер полкташы Дмитрий Аристов сөйләве буенча, Григорий Тимофеевич Брест ныгытмасыннан чыгарга һәм камалыш боҗрасын бозарга тырышканда әсирлеккә эләгә. Алга таба Д. Аристов Г.Т. Ерундовны 1941 елның көзендә Германия территориясендәге Заксенхаузен концлагерендә очрата. Бу вакытта Григорий авыр хәлдә була (Аристов сөйләве буенча, хәрби әсирләрне тиф белән зарарлап, медицина экспериментлары үткәрәләр һәм Григорий, күрәмсең, алар арасында була). В.И. Купчиков тикшеренүләреннән мәгълүм булганча, Григорий Тимофеевичның Брест ныгытмасында әсирлеккә алынганнан соң Бяла-Подляска, шталаг-307 (Польша) концлагерына эләккән; әсирлектә түзә алмаслык шартлар тоткыннарны лагерьдан качарга этәрә. Качканнан соң Григорий Тимофеевич лагерь сакчылары тарафыннан кулга алына һәм Заксенхаузен концлагерына озатыла. Аннары якынча бер айдан соң авыру һәм хәлсез хәлдә аны 302 нче шталагка - Гросс Борн Редерицка (хәзерге Польша территориясе) җибәрәләр. Бу концлагерь документларында ул 1941 елның декабрендә һәлак булган дип санала. Хәзергесе вакытта 20 меңгә якын һәлак булган совет хәрби әсирләре җирләнгән зират Надажице - Сыпнево юлы янында урнашкан. «Икенче бөтендөнья сугышы елларында чит илләр территориясендә һәлак булган Совет сугышчылары, хәрби әсирләр һәм гражданнарның исәпкә алынган каберлекләре каталогы»нда (Минск, УП нәшрияте, Беларусь, 2005 ел), ул «Кломино шәһәре, Сильново авылы, Щецинек гминасы» дип язылган.

      Григорий Тимофеевичның Родники шәһәрендә сугыш алдыннан хатыны һәм улы калган, алар сугыштан соң Воронеж өлкәсенең Новохоперск районына күченгәннәр. Аннары ике онык һәм оныкчыклары туган. Григорий Тимофеевичның кыз туганы соңгы елларда Иваново шәһәрендә яшәгән. 

      Язма ахырында Ватанны саклаучыларның, һәлак булганнарның һәм исән калганнарның барысына да: «Онытмыйбыз, горурланабыз! Сезгә хөрмәт һәм Дан! Бөек Җиңүегез өчен баш иябез!», дип әйтергә телим.

 В. И.  Купчиков «До последнего патрона», Ярославль, 1990

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев