Бу көннәрдә Сталинград янында фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә
1943 елның 2 февралендә совет гаскәрләре Сталинград көрәшендә тарихи җиңүгә ирешкәннәр.
Бөек Ватан сугышында безнең армия файдасына тарихи «борылыш» датасының 80 еллыгы алдыннан «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Яңа Чишмә бүлекчәсе җитәкчесе Дарья Селиверстова бүлек активистлары белән бергә Яңа Чишмәдәге Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйды.
- Бөек Ватан сугышы ветераннарын, Сталинград сугышында катнашучыларны, хәрби Сталинград балаларын, тыл хезмәтчәннәрен һәм шәһәр халкын немец-фашист гаскәрләренең совет гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителүенә 80 ел тулуы белән котлыйбыз, - диде ул. - Сугыштан әйләнеп кайтмаган һәркемгә Мәңгелек Дан, фашизмга каршы көрәшүне дәвам итүче батырларга олы хөрмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев