Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген Акбүре авылыннан Вәлиҗан Вәлиуллин үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Яше буенча ул авылның иң олы кешесе.

Юбилярны котларга барлык балалары, оныклары һәм туганнары җыелган иде.

Хезмәт ветеранын котларга район хакимиятеннән, авыл җирлеге башкарма комитетыннан һәм җирле АМЙдан да вәкилләр килгән иде.

Район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин Вәлиҗан Вәлиуллинны 95 яшьлек юбилее белән котлап, аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде һәм РФ Президенты, район Советы һәм башкарма комитетыннан котлаулар, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

«Кайгырту» ХСХКҮ директоры вазыйфаларын башкаручы Нәзирә Кашапова, АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов, АМЙ директоры Галия Миншиналар ветеранга ныклы сәламәтлек теләгәннәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Юбиляр ихлас котлаулары өчен чын күңелдән рәхмәтен җиткерде һәм барысын да үзенең 100 яшь тулган көненә чакырырга вәгъдә итте.

Авылдагы хөрмәтле хезмәт ветеранына Ходай ныклы сәламәтлек һәм озын гомер насыйп итсен.

Аның тормыш юлы турында газетабызның 17 февраль санында язарбыз.

Азат Мусин фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев