Бүләк алыр өчен, бары тик анкета тутырырга гына кирәк
«Яңа Чишмә хәбәрләре» редакциясе газетаның 1 сентябрь санында укучылардан сорауларга җавап бирүләрен үтенеп, анкета бастырган иде
Анкетадагы сораулар газетаның эчтәлегенә һәм дизайнына кагыла. Анкета тутыруның максаты - язылучыларыбыз, сезнең ихтыяҗларыгызны мөмкин кадәр тулырак канәгатьләндерү, газета битләрендә һәркайсыгызның файдалы, кызыклы, актуаль мәгълүмат табуыгыз өчен фикерләрегезне белү.
Язылу буенча 1 сентябрьдә газетаны алгач, сез анкетаны тутырып, аның эчтәлеге, биредә бастырыла торган материаллар турында үз фикерегезне белдерә аласыз.
Теләге булган һәркем анкеталы газетаны безнең редакциягә килеп тә ала ала.
Анкетаны тутырганда исем-фамилиягезне, адресыгызны күрсәтү мәҗбүри түгел, әмма язсагыз, рәхмәтле булачакбыз.
Тутырылган анкетаны (яки киңәйтелгән җавапларны) Яңа Чишмә авылы, Ленин урамы, 102 йорт адресына, «Анкета» тамгасы белән sheshminskaja-nov@tatmedia.com электрон адресы буенча җибәрә яки редакциягә үзегез китерә аласыз.
Шуны дә искәртеп үтәбез - укучылар арасында бүләк уйнатылачак! Очраклы рәвештә сайланган анкетаны тутырып җибәрүче биш укучыга редакция 2024 елның беренче яртыеллыгына газетага язылуны бүләк итәчәк.
Редакция телефоннары: 2-21-46. 2-24-32
Җавапларыгыз өчен алдан ук рәхмәт белдерәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев