Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бушлай юридик ярдәм көнендә

РФ Конституциясе көненә туры китерелгән Бушлай юридик ярдәм көнен үткәрү кысаларында районда клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Л. Хираҗева СПР Яңа Чишмә җирле бүлеге рәисе А. Козлова һәм район ветераннар Советы рәисе А. Скоков белән берлектә гражданнарны кабул итүдә катнашкан.


Кабул итүгә килгән гражданнар 2019 елның 1 гыйнварыннан пенсиягә чыгу тәртибе, шулай ук “авыл стажы”н исәпкә алып пенсиянең күпмегә артуы белән кызыксына. Шулай итеп, Екатерина Бистәсеннән, 2019 елның ноябрендә пенсиягә чыгарга планлаштырган Татьяна Сушкова пенсия системасындагы үзгәрешләр һәм пенсиягә чыгуның яңа срогы турында сорашты.
Л. Хираҗева 2019 елдан башлап пенсия пенсиягә чыгу яшен арттыруны исәпкә алып билгеләнәчәк, тик элеккечә пенсиягә чыгу стажга, рәсми “ак” хезмәт хакы күләменә һәм пенсиягә чыгу вакытына бәйле булачак, дип аңлаткан.
Хезмәт эшчәнлеге дәвамында эшләп табылган барлык пенсия хокуклары шулай ук гомумиләштерелеп, пенсия балларына җибәрелә.  2019 елда пенсиягә чыгарга тиешле кешеләр пенсияне ярты елга соңрак билгеләү турындагы гариза белән мөрәҗәгать итә алалар, тик бу документлар төргәген әзерләүне кичектерергә ярый дигән сүз түгел. РПФ белгечләре документларны кабул итү һәм эшкәртүне элекке режимда башкара, ягъни хәзер гамәлдә булган законнар буенча 2019 елның декабрендә пенсиягә китәргә тиешле кешеләр документларын 2018 елның декабрендә бирергә тиешләр. Моннан тыш, Л. Хираҗева 55 һәм 60 яшькә җиткән кешеләрнең 2019 елда гариза белән тупланма пенсия сорап мөрәҗәгать итүгә булган хокуклары саклануына аныклык керткән.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да РПФ да электрон хезмәтләр һәм сервисларның өстенлекләре турында хәбәр иткәннәр, аерым алганда, “Иминиятләштерелгән кешенең шәхси кабинеты” турында, ул пенсия яшенә җитүче гражданнарга үзләренең формалашкан пенсия хокуклары турында белү, пенсия билгеләү турында гариза бирү һ.б. мөмкинлекләр бирә.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев