Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бәйрәм балалар өчен куркынычсыз булсын

Яңа ел алды һәм яңа ел бәйрәмнәре күңелле, матур һәм куркынычсыз булырга тиеш, бары шул чакта гына бу көннәр барлык балалар өчен бәхетле булачак. Һәм бу, беренче чиратта, балигъ булмаган балаларның ата-аналарыннан тора.

КДН утырышына Екатерина АҖ-дән гр. К. һәм Ленино АҖ-дән гр. А. чакырылган иде. Шушы АҖ башлыклары һәм мәктәп директорларыннан алынган мәгълүматлар буенча, әлеге гаиләләрдә яшәүче балигъ булмаган балалар комиссия әгъзаларының ярдәменә мохтаж, алай гына да түгел, аларның хокукларын яклауга да, чөнки ике очракта да ата-аналар спиртлы эчемлекләр кулланалар, аларның сәламәтлекләренә һәм репутацияләренә зыян салып, балаларына тиешле игътибар бирмиләр.
Екатерина Бистәсеннән балигъ булмаган К.ның әти-әнисе улларын тәрбияләү мәсьәләсендә юл куешып килешә алмаганнар, шуңа да баланың бик еш дәрес калдыруы турында шикаять булган. Бәхәс вакытында дөреслек түгел, ә сугыш чыккан һәм, әлбәттә инде, гаилә башлыгы җиңгән. Бу хәлне полиция һәм җирле власть та күреп алган. Гаиләдә туган бәхәстә ата гаепле булып калса да, дөреслек КДН утырышында беленде. Ленино авылында яшәүче гаиләдә хәлләр шәптән түгел: әтиләре эшләп тапкан акчаны әниләре эчүгә тотып бетерә, ә кызлары исә (мәктәп укучысы) бик нык кайгыра, бу аның укуында һәм сәламәтлегендә дә чагыла. Медиклар билгеләп үткәнчә, кыз бала 6 килограммга ябыккан. Комиссия утырышына үз тәртибен тикшерүгә әни кеше әзерләнеп, махмырлы баш белән килгән иде, һәм үгет-нәсихәт сүзләрен дә, хәтта "акылга килмәсәң, ана хокукыннан мәхрүм итәбез" дип вәгъдә бирүләрне дә тыныч кына башын чайкап кабул итте. Төзәлү өчен әни кешегә бер атна вакыт бирелде. Кызын исә санаторийга җибәрергә хәл ителде. Ә моңа кадәр гаилә Ленино мәктәбе директоры һәм АҖ башлыгы күзәтүендә булачак, бала өчен авыр булган әлеге хәл нәкъ менә алар аркасында билгеле булган да инде.
Утырышта балигъ булмаганнарның һәм аларның гаиләләренең проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнүче учреждениеләр һәм оешмалар тарафыннан яңа ел алды һәм яңа ел көннәрендә хәл ителергә тиешле башка мөһим мәсьәләләр дә карап тикшерелде.
Полиция, опека һәм попечительлек, социаль яклау һәм башка орган вәкилләре социаль-куркыныч хәлдә булган, күп балалы һәм тәрбиягә (асрамага) бала алган гаиләләрдә (үзләре контрольлек итүче) булып, котлауларын җиткерәчәкләр һәм бүләкләр тапшырачаклар. Бәйрәм көннәрендә күбесендә полиция Кыш бабае да булачак.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев