Кадерле хатын-кызлар!
Сезнең һәммәгезне дә чын күңелемнән 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
8 март көне - иң якты һәм гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне без хәләл җефетләребез, әниләребез, апа-сеңелләребез өчен иң назлы, ягымлы сүзләр табабыз. Әлеге бәйрәм шунысы белән үзенчәлекле: аның ни социаль, ни милли, ни дини чикләре юк. Хатын-кызлар көнендә уңай иҗтимагый эчтәлек бар, ул безнең рухны күтәрә, иҗади хезмәткә илһамландыра. Тормышыбызны сездән - хатын-кызлардан, сезнең шәфкатьлелегегез, мәхәббәтегез, йорт-җиребезне җылы һәм уңайлы итү омтылышыгыздан башка күз алдына да китереп булмый. Гаиләне яшәтү һәм ныгытуда, изге традицияләрне саклап калуда нәкъ менә сезгә бурычлы без. Бу бәйрәм сезнең өчен шатлык-куанычлар, сөенечле, ихлас елмаюлар һәм матур хәтер-хатирәләрне яңарту көненә әйләнсен!
Сугыш вакытының һәм сугыштан соңгы чорның кыенлыкларын үз җилкәләрендә татыган хатын-кыз ветераннарыбыз аерым рәхмәт сүзләренә лаек. Быел без Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез һәм шул уңайдан барлык хөрмәтле ветеран хатын-кызларыбызга ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм тирә-юньдәгеләрнең кайгыртучанлыкларын тоеп яшәүләрен телибез.
Бу көнне хатын-кызларның һәркайсы ир-атлардан бик күп котлау сүзләре ишетер дип уйлыйм. Сезнең йөрәкләрегез һәрчак мәхәббәт һәм шатлык хисләре белән тулып торсын, бәхетле булыгыз, тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын. Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызлар!
Вячеслав Козлов,
Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев