Раштуа бәйрәме көннәрендә районның барлык чиркәүләрендә дә гыйбадәт кылулар булып узды, ә авыл урамнарында халык бергәләп күңел ачты.
Район үзәгендәге һәм авыл урамнарында бәйрәм көннәрендә халык күп йөри, ә менә 5 гыйнварда Казаннан кунаклар килү хөрмәтенә район халкы тагы да активлашты һәм торак пунктлардагы үзәк мәйданнарны тутырып мәш килде. Гармун, баяннар тартып, чана һәм ледянкалар белән, милли һәм спорт костюмнарында рәхәтләнеп күңел ачтылар, бар җирдә көлгән, шат тавышлар яңгырап торды. Бүген исә алар арасына Казаннан килгән кунаклар да эләкте - бу яңа ел бәйрәм чараларын үткәрү буенча республика комиссиясе әгъзалары - ТР Президенты Аппараты, ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Иҗтимагый палата вәкилләре. Алар Ленино авылында үткән бәйрәмдә булдылар, шәхси эшмәкәр Малик Әхмәтов гаиләсенең кардан әвәләп ясаган "стройбригада"сын күрделәр, мәктәп, балалар бакчасы, сәүдә нокталары тирәләре бизәлешенә дә таң калдылар. Авыл өстендә яңгыраган чаң тавышы аларны җирле чиркәүгә алып килде. Ленино АМЙ тирәсендә уен-көлке тынмады. Көн бераз салкын иде, халык күбрәк чыршы тирәсендә түгел, ә кайнап, гөрләп пар чыгып торган зур самавыр тирәсендә мәш-гөр килде, әйлән-бәйлән уйнады. Салкынчарак булса да, авыл халкы да, кунаклар да таудан шудылар, кардан әвәләгән һәм картоннан ясаган матур сыннар янында фоторәсемгә төштеләр. Алар белән бергә җирле һәм Горшководан килгән артистлар да күңел ачты.
Ә район үзәгендә бу көнне РМЙ каршындагы мәйданда яңачишмәлеләрне һәм район кунакларын "Чәй бәйрәме" көтте: җыр-биюләр, чегән багулары ял итәргә килгән бер генә кешене дә читтә калдырмады. Мәдәният һәм ял паркында үткән "Район Кыш бабайлар парады" байтак яңачишмәлеләрне җыйды. Бер үк вакытта, бер үк урында шулкадәрле Кыш бабай күрү - бу искиткеч мавыктыргыч күренеш түгелмени?!
Яңа Чишмәдәге күңел ачулар һәм әкият сыннары арасында, бик матур ясалган чыршы тирәсендә төрле уеннардан кунакларның бар нәрсәдән канәгать булулары йөзләренә чыккан иде.
Яңа Чишмә районы бәйрәмгә иң яхшы бизәүгә республика конкурсында катнаша. Безнең үзебезне тәкъдир итү генә түгел, ә җиңүгә өмет тә бар.
Лариса ФЕДОРОВа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев